Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • 20 октябрь 2017 яңалыклары

    • 20 октябрь 2017 - 13:55
      Исергәп актив пенсионерлары Казанга сәяхәт кылган
      Сонгы берничә елда Исергәп авылы тормышында кунелле узгәрешләр, матур чаралар уздыру традициягә әйлэнеп бара. Яшьләр тормышы белән бер рәттән өлкән буын вәкилләре дә калышмыйча авыл тормышы белэн кызыксынып, төрле бәйрәмнәр уткәрудэ өлеш кертәлэр. Болар белән генә калмыйча, узләренең осталыкларын арттыруда, яналыкларны узләштерудә актив катнашалар.
      556
      0
      0
    • 20 октябрь 2017 - 12:46
      Илсөяне Баулы сөя: өч сәгатьлек концерт аншлаг белән үтте
      Мәдәният йорты бусагасын атлап кергәндә Илсөя Бәдретдиновадан интервью алырга килгән хәбәрче булсам, кайтып киткәндә инде җырчының фанатына әверелә язган тамашачы идем. Илсөя бүгенге көндә эстрадада иң күп сөйләнелгән, турысын гына әйткәндә, хәтта "чәйнәлгән" артистларның берсе. Социаль челтәрләрдән күренгәнчә, иҗатыннан бигрәк үзен, шәхси тормышын күп сөйлиләр. Быел аеруча. Сәхнәдән үзе әйткәнчә,...
      507
      0
      0
    • 20 октябрь 2017 - 10:00
      Елгада машина юалармы? Полициягә шалтырат!
      Редакция үтенече белән, Баулы шәһәр прокуратурасы тиешсез урыннарда автомобиль юган өчен нинди җаваплылык каралганлыгы турында сөйләде. Автомобильләрне тиешенчә җиһазланган махсус урыннарда гына юарга ярый. Бу нефть продуктлары һәм башка зарарлы матдәләр су һәм туфракка эләгеп, әйләнә-тирә мохитне пычратмасын өчен шулай. Ләкин автомобильләрен Баулы, Ык елгалары, чишмәләр һәм буалар янында юучылар...
      507
      0
      0
    • 20 октябрь 2017 - 08:47
      Мөнир Рахмаев баулыларга үзенең концертын бүләк итте - 19.10.2017
      Баулылар үзәк мәйдан ачылышында булган Мөнир Рахмаев концертыннан ләззәт алды. Ә җырчы Мөнир Рахмаев үзе дә Баулыда булуына сөенечен яшермәде. Яшь җырчы белән без дә аралашып алдык.
      462
      0
      0
    • 20 октябрь 2017 - 08:45
      Татар егете белән кытай кызы никахлашуына әниләре каршы килгән
      Казанның "Ярдәм" мәчетендә татар егете белән кытай кызы никахлашкан. Шаулин Хуан көньяк Кытайның Шень Жень шәһәреннән Казанга белем алырга килгән. Икътисадчы һөнәрен үзләштерүче кыз бала өченче курста язмышын - Илгизне чората.
      578
      0
      0
    • 20 октябрь 2017 - 08:40
      Баулы Агропаркында авылхуҗалыгы ярминкәләре бара - 19.10.2017
      Һәр атна саен Агропаркта традицион авылхуҗалыгы ярминкәләре уза. Бу юлы да шәһәр халкын үз продукцияләре белән фермерлык хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар һәм дә аерым авыл кешеләре шатландырды. Сатып алучыларга тана итенең килограммын 280 сумнан тәкъдим иттеләр.Шәһәр базарында исә тана ите 330 сумнан да ким түгел. Тавык итенең килограммы 250,үрдәк, каз ите...
      493
      0
      0
    • 20 октябрь 2017 - 08:34
      Баулы районында ферма булачак - 19.10.2017
      Александровка авылыннан "Тимербаева" крестьян - фермерлык хужалыгы КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү программасы буенча грант откан.
      463
      0
      0
    • 20 октябрь 2017 - 06:49
      Баулылар, нинди сөт эчкәнегезне белеп эчегез
      Башкортстанда тилчә (ящур) вирусы табылуы турында ишетмәгән-сөйләмәгән кеше калмагандыр, мөгаен. Шуңа күрә белгечләрнең тилчә вирусына кагылышлы киңәшләрен тагын бер барлау артык булмас. "Хезмәткә дан" газетасына бу хакта Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе дәүләт инспекторы Фәридә Низаева сөйләде. Эпизоотик иминлекне саклау һәм безнең республика территориясенә тилчә вирусы үтеп керү һәм таралуны булдырмау...
      525
      0
      0
    • 20 октябрь 2017 - 06:39
      Баулы районындагы авыл төзекләндерелә
      Татар Кандызы авылында үзара салым акчалары хисабына су насосы станциясе каптажын коймалаганнар. Койманың гомуми озынлыгы 200 метр тәшкил итә. Төзелеш материалы сыйфатында тимер баганалар, металл профильләр һәм рабица сеткасы кулланылган. Шулай ук быел үзара салым акчалары хисабына Гафиятулин урамындагы зиратта дини инвентарь саклау өчен бина салу планлаштырыла. Бурасы инде бар.
      511
      0
      0
    Реклама