Шимбә алтынчы мәртәбә Татарстанда "Агач утырту көне" акциясе узачак.
Акциядә якынча егерме мең кеше катнашачак дип хәбәр итә "Татар-информ". 300 гектарга якын мәйданда миллион ярым үсенте утыртылачак. Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашуы Агач утырту көненең үзенчәлеге булачак.
Баулыда урамнарны һәм скверларны яшелләндерү юнәлешендә актив эш алып барыла. Юлларны реконструкцияләү кысаларында...