Дүшәмбе көнне Кызылъяр авылында мунча янган.
Янгын сүндерүчеләргә бу хакта иртән хәбәр килә. Кеше яши торган хуҗалыкта мунча януы билгеле була. Йорт хуҗабикәсен - пенсионерканы, мунчага ут кабуын күргән күршесе уята. Килгән зыянның мәйданы - 12 квадрат метр. Мунча тулысынча диярлек янган, янгынның сәбәбе ачыклана.