"Уютный дом" идарәче компаниясе мәгълүматлары буенча, җылылык 25 сентябрьдә бирелә башлады һәм график нигезендә 1 октябрьдә тәмамланачак.
Компания белгечләре, җылы бирелгән вакытта, мөмкинлектән чыгып, өйдә булырга киңәш итәләр. Җылы бирү турында конкрет даталы белдерүләр һәр подъезд янында урнаштырылган.