Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Сабантуй - 2022"

Баулылар Сабан туен бәйрәм иттеләр.

Баулыда Сабан туе, гадәттәгечә, районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашындагы музыкаль композиция белән башланып китте. Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров, баулылар һәм бәйрәм кунакларын сәламләп, авыл хезмәтчәннәрен язгы кыр эшләре төгәлләнү белән тәбрик итте, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Сабан туена килүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин да котлады. Ул районыбызның төрле тармакларында аеруча уңышка ирешкән баулыларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Сабан туеның төп бизәге булган милли көрәш, капчык киеп йөгерү, баганага менү, капчык сугышы, көянтә-чиләк белән йөгерү, кул көрәше, йомырка салынган кашык кабуып йөгерү һәм башка уеннар уза торган мәйданчыклар гөр килеп торды. Быелгы Сабан туеның үзенчәлеге шунда: төрле авырлык категорияләрендә җиңү яулаган дүрт батырның һәрберсенә тәкә бирелде. Сабантуеның абсолют батыры исеменә Илмир Сабиров лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев