Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр", "Мин дөньяның бер өлеше" - 3 февраль 2022 ел

Эфирда "Хәбәрләр" һәм "Мин дөньяның бер өлеше" тапшыруларын карагыз.

Төп темалар: 

1. Баулы районында икенча атна дәвамында  йогышлы авыруларның кисәк артуы күзәтелә. Узган атнадан яшүсмерләргә ике компонентлы «Спутник М” вакцинасын ясый башладылар. Тулырак бу хакта алдагы сюжетта.  

2. 3 нче февраль көне табиб хатын-кызлар көне буларак билгеләп үтелгәнен күпләр белмидер әле, аның тарихы 19 гасыр башларына барып тоташа. Әлеге һөнәр ияләре, аларның бәяләп бетергесез авыр хезмәте хакында күпме сөйләсәк тә артык булмас кебек. Интернет мәгълүматларга күз салсак, Россиядәге табибларның 70 процентын хатын-кыз табибәләр тәшкил итә. Алдагы сюжетыбыз герое да озак еллар Баулы үзәк хастаханәсендә табиб –терапевт, бүлек мөдире булып эшләүче Рәмзия Фәррахова турында.

3. Автомобиль юллары буенда урнаштырылган юл билгеләре мөһим роль уйный. Юл билгесенең төзек булмавы яки дөрес урнашмавы фаҗиганең сәбәбе булырга мөмкин. Баулы урамнарында 1500 артык юл билгесе бар – аларны тәртиптә тоту – шәһәрне төзекләндерү оешмасы карамагында.

 

  1. 3 февраль көнне иртән Казан-Оренбург автоюлының Баулы районына кергән участогында ике автомобиль бәрелешкән.  Кызганычка каршы, авария нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган.

 

5. Баулы муниципаль районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең җәмәгать ярдәмчесе Лилия Фәхриева рәхмәт хаты белән бүләкләнде.  Рәхмәт хатын Россия Федерациясендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Татьяна Москалькова исеменнән Сәрия Сабурская тапшырды. Баулы районында әлеге юнәлеш буенча нинди эшләр башкарыла? Бу хакта алдагы минутларда.

6.Покров Урыстамак авылында яшәүче Королёвлар гаиләсе нубий токымлы кәҗәләр үрчетәләр. Моңа кадәр шәһәрдә яшәгән гаилә 9 ел элек авыл тормышын үз итә. Сигез ел затлы токымлы кәҗәләр асрау белән мәшгүль алар. Тулырак алдагы видеоязмада.

7. Элек-электән халык, бигерәк тә авыл җирендә яшәүчеләр резин галушка өстенлек биргән. Бүгенге көндә дә ул яше-карты көндәлектә кулланган, яратып кигән аяк киеме булып тора. Хәзер бәйрәмнәр бихисап, хәтта галуш көне дә бар икән. Ул 4 февраль көнне билгеләп үтелә.

8. Үзәк балалар китапханәсендә “Әбиемнең күңел сандыгы” дип исемләнгән милли уеннар көне үткәрелде. Әлеге чара Россиядә мәдәни мирас елы ачылу кысаларында үтте. Илебездә дус һәм тату булып яшәүче төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре, йолалары, уеннары, тарихы һәм традицияләре белән танышу өчен өченче санлы мәктәпнең өченче сыйныфы укучылары чакырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев