Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 9.04.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Баулы эшмәкәрләре, “Без бергә” бөтенроссия үзара ярдәм акциясенә кушылып, аз тәэмин ителгән, ялгызы бала үстерүче аналарга һәм берүзе яшәүче пенсионерларга азык-төлек җыелмалары тапшырды;

- Районда изге эшләр акциясе дәвам итә. Баулы эшмәкәрләре шушы көннәрдә өлкән яшьтәге һәм мохтаҗ булганнарга таратыр өчен үзләре җитештергән продукцән өлеш чыгарды. Алар 100 капчык он һәм 100 кап печенье тапшырдылар;

- Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә  волонтёрлар белән очрашты;

- ”Изге эшләр” акциясенә балалар бакчалары, уку-укыту учреждениеләре дә кушылды. Бүгенге көндә волонтёрлар маскалар тегү белән мәшгүль.

- Үзизоляция режимын үтәмәгәннәрне нинди штрафлар көтә? Әлеге сорау баулыларны да борчый. Ни өчен урамда тоткарларга мөмкиннәр, нинди суммада штрафлар яный, Баулы телевидениесенең төшерү төркеме бу хакта белеп кайтты;

-  Авыл хуҗалыкларында язгы кыр эшләре дәвам итә. “Бәкер” крестьян-фермерлык хуҗалыгы механизаторлары туңга сөрелгән җирне тырмалауга кереште. Шулай ук “Кызылъяр”, “Мөхәммәтшин”, “Игенче”, “Миңнуллин”, “Николашкино”, “Исламгалиевлар”, “Берлек” хуҗалыклары игенчеләре дә кырга чыкты;

- Ел саен яз җитү белән шәһәр урамнарында кар астыннан чыккан чүп-чар да күзгә ташлана башлый. Ул гына да түгел, кайбер кешеләр кулындагы чүпне урында ук ташларга да күнеккән. Шулай итеп иске чүпләргә яңалары да өстәлеп тора;

- Быел яз ике-өч атнага алданрак килде. Руль артында йөрүчеләр юлларда чакор-чокырларның бермә-бер артуын яхшы сизгәндер. Бу уңайсызлыкларны бетерү максатыннан шәһәрдә юлларны ремонтлау эшләрен башлап җибәрделәр; 

- 1 апрельдә Баулы районында санитар-экологик икеайлык башланды. Аның кысаларында зур күләмдә эшләр башкарылачак. Оешма һәм предприятие хезмәткәрләре аерым график буенча территорияләрне чүптән арындырачак,   урамнарны юачак. Шулай ук бу ике айда Бавлинка елгасын, зиратларны чистарту, чишмәләрне тәзекләндерү,  агачлар утырту эшләре дә планлаштырылган;

- 1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды.
Кораб җиһанга күтәре­леп, сәгатенә 25 мең чакрым белән Җирне урап чыкты. Шул көннән алып 12 апрель космонавтика көне буларак тарихка кереп калды. Бүгенге көндә балалар космоска очуны ничек күзаллый. Бу хакта алар ясаган рәсемнәр сөйли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ Бавлинское телевидение