Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 8.10.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- 2020 елның 1 октябреннән пенсияләр һәм социаль түләүләр “Мир” түләү системасы карталарына күчереләчәк. Безнең төшерү төркеменә бу хакта Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча пенсия фонды идарәсе начальнигы Станислав Тимофеев хәбәр итте.

- Салымнар түләргә вакыт җитте. Район буенча салым кәгазьләрен октябрь башыннан тарата башладылар. Беренче декабрьдә салым түләүнең соңгы срогы. Салымнарын вакытында түләмәгән кешеләргә пенялар исәпләнәчәк һәм алга таба мәҗбүри түләттерү чаралары күреләчәк.

- Октябрь аеның икенче якшәмбесе авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Быел ул дата 11 нче октябрь көненә туры килә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан без бу юлы “Кзыл-яр” җәмгыятендә эшләүче механизатор-комбайнчы Алмаз Сөнгатуллин янына бардык.

- Янгын куркынычсызлыгы чараларын төгәл үтәп барсаң бәхетсезлек очраклары кимрәк булыр. Көз, җылыту сезоны вакытында халыкка нинди профилактик чаралар күрергә кирәк соң? Бу хакта Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлегенең өлкән инспекторы Салават Биктимеров сөйләде.

- Баулының үзәк балалар китапханәсендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Мин- Җиңү варисы” дип исемләнгән рәсем күргәзмәсенә нәтиҗә ясалды. Шул уңайдан бәйгедә җиңүче яшь рәссамнарны бүләкләү тантанасы үтте. Исегезгә төшереп үтәбез, әлеге конкурс ТАССР-ның 100 еллыгы, Баулы районы оешуга 90 ел кебек юбилей елларын да үз эченә алды. Әлеге бәйгегә йөздән артык укучы бала үз эшен тәкъдим иткән.

- Шәһәребездә яздан башланган төзекләндерү эшләре дәвам итә. Әлеге вакытта Җиңү һәм Хезмәт даны паркының бер өлешен реконструкцияләү план буенча бара, эшләр октябрь ахырында төгәлләнергә тиеш.

- Көз төсләргә бай, матурлык чоры гына түгел, муллык вакыты да. Шушы көннәрдә үзәк балалар китапханәсендә “Көзге фантазия” исемле яшелчәләр күргәзмәсе эшли башлады.

-“Баулы-информ” редакциясе район Советы бинасында Абунә көне уздырды. Район газетасына ике кеше язылды.

- Көндәлек тормышта төрле сәер хәлләргә тап булабыз. Шушы көннәрдә безнең төшерү төркеме дә кызык хәлнең шаһиты булды. Сез дә тыңлап карагыз әле!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ