Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 6.08.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Баулыда су үткәрү һәм су белән тәэмин итү коммуникацияләрен алыштыру буенча масштаблы эш башланды. Һади Такташ, Пионер урамы һәм Ленин урамнарында торба алыштыру эшләре тулы куәткә бара;

- Баулыда битлек-перчатка режимы үтәлешен тикшерүләр дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, битлек һәм маскаларны җәмәгать транспортында, шул исәптән таксида, кибетләрдә, хезмәт күрсәтү урыннарында кию таләп ителә;

- Баулыда җәй дәвамында балалар мәйданчыкларын төзекләндерү эше бара. Шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә дә уен зоналарын яңарта башладылар;

- Баулының “Ватан” паркында сугышчы-чик сакчыларына һәйкәл ачылды. Ә шәһәрнең Сугышчан дан аллеясында сугышчы-десантчыларга һәйкәл куелды. Һәйкәлләр ачу тантанасында безнең төшерү төркеме дә булып кайтты;

- Районның ветераннар Советында “Бөек Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Әлеге бүләккә ветераннар хәрәкәтенең активистлары лаек булды;

- Августның икенче шимбәсе , быел ул 9 ына туры килә, физкультурачылар көне. Спорт һәр кешенең тормышында мөһим урын алып тора. Спорт белән шөгыльләнү – ихтыяр көче, түземлек, чыдамлык кебек сыйфатларны тәрбияли. Баулы спортчылары да сынатмый. Алдагы сюжет гомерен спортка багышлаган кеше - тренер Фәнил Төхбәтуллин хакында;

- Исергәп авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Шәгъбә Сөнгатуллин 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте;

- Коронавируска бәйле пандемия сәбәпле кешелек тормышына күп кенә үзгәрешләр килде. Оешма –предприятиеләр генә түгел, әдәбият, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр дә гадәти булмаган эш режимына күчте;

- Һәр авыл җире үзенең үрнәк гаилә парлары белән матур. 40 елдан артык иңне- иңгә куеп, матур яшәгән Гыйльмановлар да Исергәп авылы күрке.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ