Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 5.11.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Дуслык һәм бердәмлек көне уңаеннан Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында зур концерт үтте. Концерт зур программа белән үтсә дә, тамашачыларсыз гына булды. Ул – онлайн форматта узды.

- Концертның дәвамын чыгарылыш азагында тулырак итеп карарга мөмкин. Шушы көннәрдә “Баулы-информ” редакциясенең кайнар элемтә телефонына шалтырату булды. Баулылы Альбина Хәлиуллина терренкурга бара торган юлда аварга торган корыган агачның кешеләр сәламәтлегенә куркыныч тудыруын хәбәр итте. Без шалтыратуны кабул итү белән шул урынга киттек.

- Безнең кайнар линия тагын бер баулылыдан мөрәҗәгать кабул итте.

- Халык бердәмлеге көне алдыннан бөтен ил белән бергә баулылар да зур этнографик диктант язды. Алар халыклар мәдәнияте һәм телләре турында белемнәрен тикшерделәр.

- Баулыда “Куркынычсыз шәһәр” программасы кысаларында 119 видеокамера куелган. Шулай ук Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 10 өстәмә камера урнаштырылган.

- Мәгариф бүлегенең утырышлар залында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларны яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырыш барышында алты административ материал каралды.

- Баулы районы ЗАГС бүлегендә Надежда Аликина белән Андрей Пронин никахларын рәсми рәвештә теркәде. Покров-Урыстамак авылында яшәүче Прониннар гаиләсе ТАССРның 100 яшьлек юбилее елында районда никахларын теркәгән йөзенче пар булды.

 - “Сугышның йөзе хатын-кыз түгел” социаль-гуманитар проекты кысаларында Баулы районында яшәүче тыл ветераннары, сугыш чоры балалары хакында сөйлибез. Әлеге проект буенча авыл җирлекләрендә эшләүче мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр дә зур эш алып баралар. Алдагы сюжет герое Татар Томбарлы авылында гомер итә.

- Баулының ЮХИДИ бүлекчәсе Телеграмда үз каналын булдырды. Районда булдырылган яңа каналның төп максаты – исерек хәлдә машина йөртүне тыю. Әгәр дә юлда исерек хәлдә машина йөртүчене күрсәгез “ГИБДД Бавлы” каналына бу турыда аноним рәвештә хәбәр итә аласыз. Хәзерге вакытта бу  каналга 55 кеше язылган. 

 - Бүгенге көндә пандемия шартларында яшәргә һәм эшләргә дә күнегеп беттек бугай. Аристларның концертларын гына түгел, китапханәләр һәм музейлар да дистанцион рәвештә онлайн форматта күргәзмәләр, төрле экскурсияләр оештыруларын дәвам итәләр. Шундый күргәзмәләрнең берсе Баулының “Туган якны өйрәнү” музеенда да булды. Чара гади генә көнкүреш техникасы - үтүк тарихына багышланды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ