Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 4.06.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" программасы.

Төп темалар:

- Баулының хәрби комиссариатында районның иң яхшы яшь армиячеләренә тантаналы төстә бүләкләр тапшырдылар.

 

- Һәркем җәйне түземсезлек белән көтәдер. Җәй ул балалар һәм өлкәннәр өчен кояшта кызыну, су коену чоры. Һәр ел саен 1 июньдә су коену сезоны ачыла торган иде. Тик короновирус инфекциясе аркасында быелгысы елда су объектларына керү әлегә тыела, сезон ачылу да кичектерелеп тора.

 

- Су коену темасын дәвам итәбез. Әлегә су коену сезоны кичектерелде, әмма су буйларындагы куркынычсызлык кагыйдәләре турында тагын бер мәртәбә искә төшерү урынлы булыр. 

 

- 1 июньнән балалар өчен бер тапкыр түләнә торган акча бирелә башлады. Пенсия фонды аңа гаризаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша 12 майдан кабул итә. Гариза тапшыручыларның күбесе акчаны инде алды. Бу уңайдан баулыларның нинди фикердә булулары, акчаны нәрсәгә тотарга теләүләре белән кызыксындык.

 

- Үзмәшәгуль гражданнарга 2019 елда керем өчен түләнгән салымны кире кайтарулары турында Россия гражданнарына коронавирус ситуациясе буенча мөрәҗәгать иткәндә илебез президенты Владимир Путин белдергән иде. Әлеге вакытта бу чара тормышка ашырыла.

 

- Баулы районында 20 апрельдән 3 июньгә кадәр балаларның юлларда имгәнүен булдырмауга юнәлтелгән “Игътибар – балалар!” акциясе үткәрелде. Шушы көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре Баулы урамнарына рейдка чыкты.

 

- Татарстанда Сабан туйларын уздыру датасын билгеләгән указ әлегә юк. Бу атнада узган эшлекле дүшәмбе вакытында районыбыз башлыгы Рамил Гатиятуллин 4 һәм 5 июльдә авыл җирлекләрендә Сабантуе үтәчәге турында хәбәр итте һәм җирлек башлыкларына бәйрәмгә әзерләнә башларга кушты.

 

- Кызылъяр авылында былтыр көзен парк төзү башладылар. Ул мәдәният йорты каршында урнашкан – быел җәй дәвамында биредә барлык эшләрне төгәлләргә планташтыралар.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ