Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 3.09.2020

Яңа чыгарылышта: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Чыгарылышның төп темалары:

- Авыруны алдан кисәтү яхшы. Татарстанда гриппка каршы вакцинация ясау башланды. Район үзәк хастәханәсенә 2400 вакцина кайтканда инде.

- Баулылар Бөтенроссия тарихи диктант акциясенә кушылды. Диктант Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уза.

- Мөһим дә, кирәкле дә хезмәт. Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре быел һөнәри бәйрәмнәрен алтынчы сентябрь көнне билгеләп үтәләр. Шул уңайдан без Баулы газ участогының авария- диспетчерлык хезмәтендә 35 ел диспетчер булып эшләгән Алсу Хафизованың эш урынына бардык.

- “Водоканал” предприятиясе көзге-кышкы чорга 80 процент әзер. Җәй айларында биредә бик күп эшләр башкарылган.

- Унбиш ел буе көткән сөенеч. Уба авылының Яшьләр урамында яшәүчеләр урамга газ торбалары салынуга әле дә ышанып җитә алмыйлар.

- Уба авылында үзара салым һәм мәчеткә кергән сәдака акчаларына зират коймаларын төзекләндерү эшенә керешкәннәр. Төзекләндерүгә 150 мең сумнан артык акча тотылган.

- Елга-күл, урман буйлары чиста булса, үзебезгә дә күңелле. Кызылъяр авылында яшәүчеләр дә әлеге девизны алга куя. Бүген дә авыл клубында эшләүче хезмәткәрләр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина җитәкчелегендә Ык буен чистарту өчен өмәгә чыктылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ Бавлинское телевидение