Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 30.04.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

- Баулыда эш сәяхәте белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин булып китте. Ул тормышны тәэмин итүче хезмәтләрнең эшчәнлеге белән танышты һәм үзизоляция режимы вакытында эшләүче оешма һәм учреждениеләрнең килеп туган сораулары каралды; 

- Изге эшләр дәвам итә. Баулыда авыр тормыш шартларында калган 30 гаиләгә азык-төлек җыелмасы тапшырдылар;

- Районның 90 еллык юбилее, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Шалты авыл җирлеге башлыгы Зәйрулла Фәткуллин ветераннарга бүләк ясады. Барлыгы 90 азык-төлек пакетлары әзерләнеп, ияләренә тапшырылды;

- Мәктәптәге кайнар аш урынына коры паек. Мәктәпләр вакытлыча карантин вакытына ябылу сәбәпле, шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары мәктәптә ашамаган апрель ае өчен коры паёклар алдылар;

- Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан барлык төр хезмәт күрсәтү оешмалары вакытлыча тукталып торырга мәҗбүр булды. 20 нче апрельдән президент карары нигезендә Татарстанда, шул исәптән Баулыда да чәчтарашханәләр эшли башлады. Безнең төшерү төркеме дә чәчтарашханәләрдә булып кайтты;

- Үзизоляция вакытында эшли башлаган “Яшел йорт” проекты кысаларында төшерелгән, тәҗрибә уртаклашу максатында ясалган сюжетлар күрсәтүебезне дәвам итәбез. Алдагы сюжетыбыз герое Баулыда гомер итүче Рөстәм Насыйбуллин. Ул инде ун елдан артык үзенең кечкенә генә бакчасындагы теплицада кыяр һәм помидор үстерү белән шөгыльләнгән хуҗа “Яшел йорт” проектына теләп кушылды. Яшелчәләрне үстерү сере белән ул безнең белән дә бүлеште;

- Изге Рамазан ае дәвам итә. Мөселман халкының күпчелеге ураза тота. Уразаның хикмәте, сәхәр вакытлары һәм кадер кичәсе хакында “Гали” мәчете шәкерте Энҗе Юнысова аңлатып үтте;

- Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы елында Идел буе федераль округында яшәүчеләрне берләштергән «Безнең Җиңү көне» җыр марафонына 30 апрельдә Татарстан Республикасы да  кушылды.  «Безнең Җиңү Көне» Идел буе федераль округы җыр марафонына старт Мордовия Республикасында бирелгән иде.Һәр көнне акциягә яңа төбәк кушыла, җыр марафонында Удмуртия, Марий-Эл, Башкортостан, Самара катнаштылар инде. Татарстанның халык җырчысы Венера Ганиеваның әле беркайчан да “Җиңү көне” легендар җырын татар телендә башкарганы булмаган. Җыр махсус татар теленә тәрҗемә ителгән. Чыгышны  Казанда мәдәният институты залында, Муса Җәлил һәйкәле урнашкан Кремль стенасы янында төшергәннәр. Видероликны яздыруда Татарстанның атказанган артистлары, мәдәният институтының укытучылары, доцент һәм магистрлары катнашкан. Видеоклип үзизоляциягә кадәр төшерелгән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ