Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 29.11.2019

Баулы телевидениесенең чираттагы чыгарылышында: "Хәбәрләр" һәм "Музыкаль бүләк" тапшырулары.

Төп темалар:

- 2019 ел башыннан “Демография” илкүләм проекты старт алды, ул Россия халкының тормыш дәрәҗәсен сизелерлек арттыруга юнәлдерелгән. Аның өстенлекле бурычларыннан берсен, пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә кадәрге кешеләрнең тормыш сыйфатын һәм дәвамлыгын яхшырту, “Өлкән буын” федераль программасы ярдәмендә тормышка ашырылды.

- Быел Баулыда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус үзәк ачылды. Әлеге проект авторы Марат Ильясов бүгенге көндә икенче шундый үзәк  ачу буенча эш алып бара.   

- Эш стажы 50 елдан артык булган хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Гөлчирә Хәйруллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

- Баулы үзәк китапханәсендә “Илһам” иҗат берләшмәсенең шигърият сөючеләре әдәби утырышка җыелды. Утырыш татар шигърияте дөньясында үз юлын, үз йөзен тапкан шагыйрә Эльмира Шәрифуллинага багышланды.

- IX нчы дөньякүләм әдәби марафонда Баулы районыннан да ун кеше катнашты. Әдәби марафон проекты татар телендә китап укуга гадәт формалаштыруга юнәлдерелгән проект.

- Яңа елга аяк басарга да бер ай вакыт калып бара. Бәйрәм атмосферасы тудыру йөзеннән, район үзәгендә Яңа елны уздыруга әзерлек чаралары башланды инде. Үзәк мәйданда һәм Баулының түбән өлешендә яңа ел чыршысы куела башлады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ Бавлинское телевидение