Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 29.10.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр".

Төп темалар:

 

- Бүген Баулы спортчылары өчен  зур вакыйга булды – 2-нче санлы мәктәптә танылган тренер белән очрашу узды.

- Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсендә үзйөрешле техникага еллык карау узды. Үзйөрешле машиналарны Баулы районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге тикшерде.

- 2 нче мәктәптә Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган мемориаль такта ачтылар.

 

- Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин киңәше буенча, җомга намазларының дәвамлылыгы 10-15 минутка кадәр кыскартылды. “Гали” мәчете имамы Фәнүр хәзрәт Шәмсетдинов Баулы телевидениесенә шул хакта сөйләде.

- Агымдагы елның сентябрь ахырында инвалидлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе рәисе итеп Валентина Белова билгеләнде. Исегезгә төшерәбез, 13 елдан артык оешманы Баулыда лаеклы ялга киткән Хаҗәрия Мортазина җитәкләде. Тулырак мәгълүмат безнең киләсе материалда.

- Безнең редакциягә Баулының түбәнге өлешендә яшәүче тагын бер райондашыбыз – Михаил Ильин мөрәҗәгать итте. Аны иске зират һәм корыган агачлар борчый, аның сүзләренчә, иске, корыган агачлар электр үткәргечләренә зыян китерергә мөмкин.

- «Баулы – информ» редакциясенең кайнар линиясенә Вахитов һәм Садовая урамнарындагы йортларда яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Аларны сукбай этләр һәм санкцияләнмәгән чүплекләр проблемалары борчый.

-  Баулының балалар сәнгать мәктәбендә багышлау көне узды. Әлеге күркәм чараны безнең төшерү төркеме дә күреп кайтты.

- Баулының 2-нче санлы спорт мәктәбендә милли көрәш буенча бушлай түгәрәк эшләп килә. Егетләрнең чираттагы тренировкаларында безнең төшерү төркеме дә булып кайтты. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ