Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 28.05.2020

Баулы телевидениесенең бүгенге чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Короновирус пандемиясе аркасында бу уку елы азагы мәктәп укучылары өчен дистанцион рәвештә, дәресләр дә онлайн режимда узды. Өлкән сыйныф укучылары өчен соңгы звонок та гадәти түгел.

- Ел саен Баулы районында иртә сабан культураларын чәчү төгәлләнгәч, югары нәтиҗәләр күрсәткән алдынгы механизаторларны бүләклиләр.

- Шәһәребез көннән-көн үсә, матурлана, тик шулай да шушы күркәмлекне юкка чыгаручы, аяк чалучылар чыгып тора. Шушы көннәрдә билгесез затлар вертолет мәйданчыгы тирәсендә җәелгән өч рулон газонны урлыйлар.

- Быел үләнгә үсү өчен һава шартлары уңай булды. Май уртасыннан шәһәрдә газоннардагы үләнне чабу эшләре башланып китте. Беренче этапта барлыгы 400 гектар мәйданда үләнне чабып алу бурычы тора. 

- Баулы телевидениесе ТАССРның 100-еллыгын билгеләп үткән көнне бөтен республикага яңгырады. Татарстан-24 каналы үзенең бәйрәмгә багышланган биш сәгатьлек марафоны вакытында Баулы телевидениесенең “Доброе соседство на века” махсус проектын да күрсәтте. Безнең проектның республика каналына ничек эләгүе хакында тулырак алдагы минутларда.

- Бүгенге көндә Баулы районында 27 китапханә бар. Шуларның дүртесе шәһәрдә, калганнары авыл җирлекләрендә. Мәгариф, мәдәният, мәгълүмат өлкәләрен алга әйдәп баручы, җаваплы хезмәт ияләре  - китапхүанәчеләр 27 май көнне үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу көн Россиядә китапханәчеләр көне.

- Кызылъяр авылында Гөлназ һәм Илдар Вильдановлар гаиләсе яши. Гаилә башлыгы да, хуҗабикә дә, гаиләдә тәрбияләнүче өч бала да кул эшләренә оста, төрле уен коралларында да рәхәтләнеп уйныйлар.

- Исергәп авылында өч зират бар. Авыл халкы кулыннан килгәнчә, изге урыннарны чиста һәм төзек тотарга тырыша. Шуның ачык мисалы итеп, бүгенге көндә Ленин (халык телендә Әтәмби башы) урамындагы зиратта төзекләндерү эшләре баруын әйтергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ