Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 26.03.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Соңгы көннәрдә булган вакыйгалар аркасында күп кенә ата-аналар, балаларның язгы каникуллары тәмамлангач, мәктәптә укулар ничек оештырылыр дип борчыла башлады. Чөнки 1 апрельдән республика мәктәпләре дистанцион укытуга күчәргә тиеш. Республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин, Баулының 6нчы мәктәбендә булып, педагогларның үзгәрешләргә әзерлеген тикшерде;

- Татарстанда коронавирус үтеп керү куркынычы аркасында 15 апрельгә кадәр махсус санитария-эпидемиология режимы кертелде. Республикада барлык массакүләм чаралар гамәлдән чыгарылды яки соңрак вакытка күчерелде, башка төрле чикләүләр дә кертелде. Укучылар алданрак каникулга китте, мондый шартларда балаларының ялларын  ничек оештырулары хакында без ата-аналардан кызыксынырга  булдык;

- Моннан тыш республика халкына чит илгә сәфәрләрне кичектереп торырга киңәш ителде. Инфекция очраклары теркәлгән территорияләрдән кайткан Татарстан һәм Баулы районында яшәүчеләргә нинди илгә, кайчан бару һәм кайчан кайтуны әйтеп, Роспотребнадзор хезмәткәрләренә хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук туристлар 14 көн дәвамында карантин узарга тиеш: беркая чыкмыйча өйдә генә утырырга. Карантинны бозу халык сәламәтлегенә куркыныч буларак бәяләнә, карантинны бозган кеше җинаять җаваплылыгына тартыла яки штраф каралган.

Республикада махсус санитар-эпидемиологик режим кертелү сәбәпле, мәчетләрдә һәм чиркәүләрдә вируслы инфекцияләр таралуны булдырмау максатыннан, санитария чаралары арттырылды. Баулы гыйбадәт йортларындагы хәл белән безнең хәбәрчебез танышты;

- Белгечләр быел язгы ташуны март ахыры апрель башына туры килер дип көтә. Татар Томбарлы авылының Гагарин, Ленин, Чапаев һәм Совет урамнарында яшәүчеләр зыян күрергә мөмкин. Моңа юл куймас өчен, авылда махсус чаралар күрелә.

- Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында кышлату чоры тәмамлануга да аз вакыт калып бара. Кышлату сезоны ничек бара, бүгенге көндә районда күпме сөт савыла, бозаулар алуда югалтулар булганмы?

- Районда хуҗасыз, сукбай этләр язмышы хәл ителә башлады;

Россия эчке эшләр министрлыгының дежур часте хезмәткәрләре, әлеге вазифада хезмәт куйган ветераннар ел да 28 мартта һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

- «Ласточка» балалар сәламәтләндерү лагеренда язгы смена ачылды. Балалар өчен бай программа әзерләнгән, ләкин экскурсияләр һәм ата-аналарның килүе тыела.
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ Бавлинское телевидение