Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 25.06.2020

Баулы телевидениесендә "Хәбәрләр" программасы.

Төп темалар:

- Гражданлык бурычын бүгеннән үк – 25 июньнән башлап үтәргә мөмкин булачак. Бүгенге көндә барлык сайлау участоклары да үз сайлаучыларын кабул итәргә әзер. 25 июньнән 1 июльгә кадәр 38 участок эшләячәк, 16сы – шәһәрдә һәм 22се – авылларда. Аларның һәркайсы 1000-1150 сайлаучыны кабул итә алачак;

- 25 нче июньнән 1 нче июльгә кадәр Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирергә мөмкин. Шәһәр һәм авыл халкының күбесе алдан тавыш бирү юлын сайлаган;

- Коронавирус таралу куркынычы аркасында, быел шәһәрләрдә генә түгел, район үзәкләрендә һәм күп кенә авылларда да Сабан туйлары үткәрү каралмаган. Әлеге исемлектә Баулы районы да бар;

- Коронавирус пандемиясенә бәйле вазгыятькә карап илебездә, шулай ук Баулы районында да бик күп социаль объектлар, спорт учрежденияләре ябылды. Капиталь төзекләндерүдән, һәм озайлы яллардан соң ябык бассейн ачылды;

- Татарстан республикасында 24 июньгә коронавирус инфекциясенең  39 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус белән 4310 авырган, 13 кеше үлгән. Баулыда коронавирус инфекциясе буенча хәл турында алдагы сюжетыбызда сөйләрбез.

- Хәтер һәм кайгы көнендә, Покровский Урустамак авылында мәктәпнең яшьармия отрядына Советлар Союзы Герое исемен бирү турында таныклык тапшыру тантанасы узды.

- Без хәбәрләр чыгарылышында Баулы районында гомер итүче күркәм гаиләләр хакында сюжетлар күрсәтүебезне дәвам итәбез. Бу юлы без Хәнсевәр авылында яшәүче Рәсимә һәм Шәйхетдин Гафиятуллиннар гаиләсендә кунакта булдык.

- Җәй – чәчәкләр ае. Җәй кәефе Баулы телевидениесе аша һәр йортта булсын өчен, безнең төшерү төркеме чәчәкләр яратучы, аларны күпләп үстерүчеләр белән аралашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ