Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 24.09.2020

Бүгенге чыгарылышта: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- IV чакырылыш Баулы муниципаль районы Советының беренче утырышында район башлыгы сайланды. Депутатлар әлеге вазифага бертавыштан кабат Рамил Гатиятуллинны сайладылар.

- Хәзер уңайлы һәм матур ишегаллары хыялда гына түгел. Быел Баулы районы “Безнең ишегалды” республика программасында катнаша. Күләмле төзекләндерү эшләре яз көне үк башланды.

- Территориаль җәмәгать үзидарәләр рәисләре чираттагы утырышка җыелдылар, анда көнүзәк проблемалар турында фикер алыштылар.

- 27 сентябрь – балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Бүгенге видеоязмабыз герое озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып хезмәт куючы Сиринә Шәйхуллина.

- Балалар үзәк китапханәсе җәйге каникуллар чорында да дистанцион рәвештә бик күп чаралар үткәрде. Әлбәттә, ТАССР ның 100 еллыгы, Баулы районының 90 еллык юбилейлары кысаларында да мәгълүмат сәгатьләре оештырылды.

- Дистә еллар аша сакланып килгән истәлек, еллар кайтавазын милли моңнар аша җиткерә торган патефон. Нәкъ менә районыбыз яшеннән бераз гына калышкан 1938 елгы ул. Әлеге истәлек баулылы Илнур Хәйруллин гаиләсендә саклана.

- 20 сентябрьдә Сочи һәм Адлерда җиңел атлетика буенча Россия команда чемпионаты тәмамланды. Якташыбыз, Шалты авылы егете  Нияз Садиков әлеге ярышларда яхшы нәтиҗә күрсәтте. Спортчы  чемпионатта катнашуы турында Баулы телевидениесенә дә  сөйләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ