Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 23.07.2020

Бүгенге чыгарылышта "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

Җәйнең иң кызу һәм җаваплы чоры җитте – Баулы районы хуҗалыкларында урак башланды. Кырга иң беренче булып “Бәкер” крестьян-фермерлык хуҗалыгы һәм “Николашкино” җәмгыяте чыкты. Безнең хәбәрчебез дә “Бәкер” хуҗалыгының тритикале культурасы чәчелгән кырында булып, урак барышы белән танышып кайтты.

- Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында 2020нче елда шәһәребезнең 27-нче микрорайонында бер йортка ремонт ясалачак. Биредә барлык төп эшләрне башкарганнар – фатирларда җылылык стоякларын алыштырырга гына калган.

Эпидемиологик хәл уңаеннан Баулының идарәче компанияләре көн саен күп фатирлы торак йортлар подъездларында дезинфекция үткәрәләр һәм балалар мәйданчыкларын махсус эремә белән эшкәртәләр.

- 16 нчы июль көнне Баулының ачык бассейнында су коену рөхсәт ителде. Шәһәрлеләрнең һәм килгән кунакларның яраткан ял урыны, атна уртасы булуга карамастан, халык белән тулы иде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре, “Бала – төп пассажир” профилактик чаралары кысаларында, балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча рейд үткәрде. Алты ай эчендә районда балигъ булмаган пассажирлар йөртү  буенча  закон бозуның 138 очрагы ачыкланган.

– Бүгенге коронавирус белән бәйле пандемия сәбәпле, гадәти тормышыбызга күп кенә үзгәрешләр килеп керде. Гаилә һәм календарь бәйрәмнәрен дә гадәти булмаганча үткәрүгә дә тәмам күнегеп киләбез бугай. Мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе - быелгы Корбан бәйрәме дә куелган шартлар кысаларында үткәрелергә тиеш. Ул 31 нче июльгә туры килде. Бу хакта Баулы районы имам мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов сөйләп китте.

 - Теманы дәвам итеп: Баулы районы имамнарының чираттагы күчмә җыелышы “Гали” мәчетендә үтте. Бүгенге пандемия шартларында эшләү, халыкка хезмәт күрсәтү авыл имамнарына да җиңел түгел.

Соңгы елларда сәйләннән үреп чәчәкләр, бизәнү әйберләре ясау күпләрнең мавыктыргыч шөгыленә әверелде. Китапханәдә эшләүче Гүзәл Хәлилова да әлеге эш белән дүрт елдан артык мавыга. Аның ясаган кул эшләренә сокланмый мөмкин түгел.

– Без Баулы телевидениесе аша чәчәкле җәй кәефен сезгә бүләк итәбез. Бүгенге чыгарылышта да берничә минут дәвамында аллы-гөлле чәчәкләргә соклану мизгелләрен тәкъдим итәбез. Әлеге гөлбакча Исергәп авылында урнашкан.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп #Славатруду #Бавлыинформ новости Хэбэрлэр