"Хәбәрләр". Эфир от 23.01.2020
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 23.01.2020

Баулы телевидениесенең чираттагы чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Авыл җирлекләрендә, барлык оешмаларда 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар билгеләү буенча халык җыеннары үтә. Шундый җыен Татар Кандызы авылында да булды;

- Баулының 6 нчы санлы мәктәбендә тере тарих дәресе үтте. Өлкән сыйныф укучылары озак еллар Баулы районы белән җитәкчелек иткән Ансель Рахманкулов белән очрашты;

- Үзәк китапханәдә районның тарихчылары, туган якны өйрәнүчеләр, җирле язучылар түгәрәк өстәлгә җыелды. Алар Баулы китабын нәшер итү хакында сөйләштеләр;

- Баулы районында туган тел һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинар-киңәшмәсе үтте. Чарага Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Ютазы, Әлмәт районнарыннан укытучылар җыелды. Чара ТАССР оешуга 100 ел кысаларында үтте;

- Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышына бер генә гаилә килгән иде. Комиссия әгъзалары тәртибе бик үк кызларга хас булмаган кыз бала эшен тикшерде;

- Аграр көллияттә укучыларга ТАССР тарихы турында сөйләделәр. Чара  Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел кысаларында үтте;

- Туган якны өйрәнү музеенда баулылы Рүзилә Исмәгыйлеваның фоторәсем күргәзмәсе эшли башлады. Төрле илләрдә сәяхәт итеп, үзе күргән матурлыкны баулыларга да тәкъдим итә ул;

- Баулыда пневматик биатлон буенча ярышлар үтте. Анда егермедән артык биатлончы катнашты. Спортчылар чаңгыларда ярышу һәм пневматик винтовкалардан ату буенча көч сынаштылар. Ярышлар районның әтиләр советы кубогына үтте.


#Бавлыинформ Бавлинское телевидение

Нет комментариев