Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 21.05.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Бүгенге темалар:

- Баулының мохтаҗ гаиләләре “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” республика акциясе кысаларында икенче тапкыр азык-төлек җыелмалары алды. Бу юлы районга 561 кап кайтарылды.

- Халыкара парклар көне май аеның өченче шимбәсендә билгеләп үтелә. Парк һәм скверлар шәһәр халкының иң яраткан ял итү урыны. Баулының Җиңү һәм Хезмәт паркында реконструкция эшләре башланды. 

- Баулы районында чәчү эшләре ахырына якынлаша. Язгы чәчү планы 94 процентка үтәлгән.

- Баулы районында яшәүче 38 кеше талпаннардан зыян күргән, ә дүрт кеше тычкан бизгәге белән чирләгән. Ел саен талпаннар һәм кимерүчеләр активлыгы чорында район парклары территорияләрен махсус эретмәләр белән эшкәртү үткәрелә. Кирәк булган очракта, санитар эшкәртү ике тапкыр үткәрелергә мөмкин.

- Рамазан ае тәмамлануга санаулы көннәр калып бара.  “Гали” мәчетендә гадәти булмаган ифтар мәҗлесе әзерләнде. Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан пешерелгән ризыкны мохтаҗ кешеләрнең өйләренә илттеләр.

-“Баулы-информ” редакциясе үзенең “Хезмәткә дан” район газетасына язылучыларын әледән-әле төрле акцияләр белән сөенедеп тора. Чираттагысы аның – бүләк уйнату булды.

- Санитар –экологик икеайлык кысаларында шәһәр зиратларын чистарту буенча өмәләр оештырылды. Шундый өмәләрнең берсе Баулының Киров урамында урнашкан зиратта узды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ