Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 2.04.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Россиядә коронавирус инфекциясенең таралуын акрынайтырга тиешле ял атнасы башланды. Шәһәр халкыннан өйдә утыруны тәлап итәләр. Урамга бары тик  кибеткә, даруханәгә, көнкүреш калдыкларын- чүп ташлау һәм этләрне йөртеп керер өчен генә чыгуны рөхсәт итәләр. Бу чараларның барысы да инфекциянең таралуын тоткарларга мөмкинлек бирәчәк;

- Коронавирус инфекциясе таралу куркынычын булдырмау максатыннан, март ахырында Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итәр өчен волонтёр отрядлары булдыру турында игълан ителде. Бу эштән Баулы да читтә калмады. Волонтёрлар ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга азык-төлек, медикаментлар китерә;

- Коронавирус аркасында бөтен дөньяда килеп туган тотрыксызлык баулыларның сәяхәткә кагылышлы планнарын үзгәртте. Өстәвенә күп кенә илләргә керү тыела;

- Илдә, шул исәптән безнең районда да коронавирус таралу сәбәпле, киеренке хәл дәвам итә. Ләкин аңа карап кына тормыш бер урында тормый. Укучылар дистанцион укуга әзерләнә, спорт белән даими шөгыльләнгән мәктәп яшендәге балалар шулай ук дистанцион рәвештә өстәмә шөгыльләнәләр;

- 31 мартта Татарстан министрлар кабинетының “Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында”гы карары дөнья күрде.  Шул сәбәпле безнең районда да белешмәсез йөрү тыела. Эш бирүчеләр карантин вакытында эшкә йөрергә тиешле хезмәткәрләренә белешмәләр бирә. Безнең төшерү төркеме урамдагы кешеләр белән аралашты;

-  Баулыларның мавыгулары турында да сөйләп үтик әле. Кызылъярлы Виктор Гыйләҗетдинов хуҗалыгында тере даруханә бар. Менә ун ел инде ул Швейцария токымлы кәҗәләр үрчетә;

- Кул эшләре элек-электән кешеләрдә соклану уята. Чөнки алар оригиналь, берсен-берсе кабатламый. Баулы районында да кул эшләре осталары байтак. Шуларның берсе – Лидия Хөббәтуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ