Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 2.01.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" һәм "Музыкаль бүләк" тапшырулары.

Бүгенге чыгарылышта:

- Яңа елны яңа өйдә каршы алдылар. Васькино Туйралы һәм Николашкино авылларында  ветеринар табибларга яңа йорт фатирларыннан ачкычлар тапшырдылар;

- Җиңү һәм Хезмәт даны паркы территориясен үстерү концепциясе буенча иҗтимагый фикер алышу булды. Фикер алышуда җәмәгать оешмалары вәкилләре, укучылар һәм эшләүче яшьләр, ветераннар, якын-тирәдәге күп фатирлы йортларда яшәүчеләр катнашты;

- Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, һәр елдагыча, Яңа ел алдыннан шәһәр һәм районның ветераннар хәрәкәте активистлары белән очрашты;

- Бүгенге көндә Баулы районында 619 шәхси эшмәкәр һәм 173 кече бизнес субъекты теркәлгән. Районда барлыгы ике меңгә якын кеше эшмәкәрлек эшендә мәшгуль. Аларны нинди сораулар борчый, нинди бурычлар куялар , бу хакта район башлыгы Рамил Гатиятуллин белән очрашуда эшмәкәрләр уртага салып сөйләштеләр;

- Шәһәрнең ябык бассейны яңартылу баскычында: төсле стеналар, җылы идәннәр, яңа җиһаз – болар барысы да капиталь төзекләндерү ярдәмендә эшләнгән;

-  Баулыда яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Гөлҗәннәт Гыйниятуллина үзенең 90 яшен билгеләп үтте.  Гомер бәйрәме белән аны бу көнне якыннары, шулай ук җитәкчеләр тәбрикләде;

- Баулының үзәк китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Баулы районындагы бүлекчәсе 2019 елгы эшләренә хисап ясады. Чарага җитәкчеләр, авыл җирлекләренең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмалары вәкилләре, уку-укыту учреждениеләренең милли тәрбиячеләре һәм татар теле укытучылары килгән иде;

- Баулының 2нче мәктәбендә “Халыклар дуслыгы” фестивале үткәрелде. Башлангыч, урта һәм югары сыйныф укучылары төрле халыкларның тормыш-көнкүреше, аш-су һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр;

- 2019 ел Россиядә театр елы дип игълан ителгән иде. Баулы үзәк китапханәсендә елга йомгак ясалды;

- “Музыкаль бүләк”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев