Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 20.08.2020

Яңа чыгарылышта: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Бүген Баулыга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан күчмә флаг килеп җитте. Чара тантаналы төстә үзәк мәйданда узды.

- Татар Томбарлы авылында ачылган спорт мәйданчыгы – безнең райондагы 15нче мәйданчык. Татарстанның спорт министры Владимир Леонов Баулы районына эш сәфәренә килде. Ул берничә спорт объектын карады һәм Татар Томбарлы авылында спорт мәйданчыгын ачуда катнашты.

- Бик күп еллар дәвамында 1 сентябрендә Белем көне билгеләп узыла. Быел Россиянең кайбер шәһәрләрендә Белем көненә багышланган бәйрәм линейкалар үткәрелмәячәк. Баулы укучыларының уку елы ничек башланыр? Баулы районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Дарина Ганиева шул хакта сөйләде.

- Бүген шәһәрнең “Милосердие” үзәгендә һәм Марат Ильясовның тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы яшьләр хөкүмәте вәкиле катнашында эшлекле очрашу үтте.

- Лениногорск шәһәрендә Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең күчмә киңәшмәсе булды. Анда Баулы шәһәреннән дә җитәкчеләр катнашты.

- Урак экваторны узган. Баулы районында барлык мәйданның яртысыннан күбрәгеннән уңыш җыеп алынган. 20 августка булган мәгълүматка караганда, бөртекле һәм кузаклы культуралар барлык мәйданның 56 процентыннан җыеп алынган. Баулы игенчеләре 52 мең тоннадан артык ашлык суктырган. Уңыш гектарыннан 32,9 центнер тәшкил итә.

- Район яшьтәше – Александровка авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Миңниса Мифтахова олуг юбилеен билгеләп үтте. Аны 90 яше тулу көне белән район җитәкчелеге вәкилләре дә тәбрикләде.

- Бөек Ватан сугышы ветераны толы, хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Шаһидә Гыйсмәтуллинага 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән туганнары һәм район җитәкчелеге котлады.

- Кешене гомер буе милләте, дине, теле яшәтә. Шуңа күрә кеше туганнан алып шул әйберләрне саклап яшәргә, буыннан-буынга калдырырга тырыша да. Алдагы язмабыз да тәпи басып киткәч тә намазга баскан, бүгенге көндә бик күп коръән аятьләрен яттан белгән яшүсмер Йосыф Хәлфетдинов хакында.

- Республикада 25 тапкыр “Алтын каләм” фестивале узды. Баулы районы данын 6 санлы мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучысы Азалия Абзалетдинова яклады. “Фотожурналистика» номинациясендә ул җиңүгә иреште.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ Бавлинское телевидение