Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 19.03.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Коронавирус авыруы барлыкка килү сәбәпле шәһәр кибетләрендә халыкның күпләп азык-төлек запасы туплаулары хакында имеш-мимешләр таралды. Ягъни кибет киштәләреннән  ярмалар, макарон, шәхси гигиена әйберләре кебек беренчел кирәк-яракларны халык алып бетергән. Безнең төшерү төркеме Баулы кибетләрендә йөреп хәлгә ачыклык кертте;

- Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Татарстанда, гомумән Россиядә медицина битлекләренә кытлык кичерелә. Баулы даруханәләрендә  дә битлекләр инде күптән юк. Без үзебез дә даруханәләргә чыгып медицина битлекләре эзләп карадык;

Коронавирус инфекциясе куркынычы янау белән бәйле рәвештә язгы каникулларга көннәр өстәлерме, имтиханнар ничек оештырылыр – хәзерге вакытта ата-аналарны һәм балаларны менә шулар борчый;

- Йогышлы авырулар төрле вакытларда  һәрвакыт баш калкытып тора. Аларның төрлесе бар. Бу хакта Баулы үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Гүзәл Сәхәбива сөйләде. Кайвакыт бик куркыныч булып тоелган авыруларны гади генә гигиена таләпләрен үтәп тә булдырмый калу мөмкин;

- “Николашкино” хуҗалыгы беренчеләрдән булып язгы кыр эшләрен башлап җибәрде. Биредә  уҗымнарны тукландыру эшенә керештеләр;

- Баулы районында 18 марттан 10 апрельгә кадәр график буенча  тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларның таккычларына техник караулар үтәчәк. Техник тикшерүләр хуҗалыкларда көн аралаш оештырылачак. Белгечләр  барлыгы 11 хуҗалыкта 200 берлек техника карауны планлаштыра;

- Ел саен, яз җитү белән, юлларны саклау максатыннан, авыр йөк машиналарының хәрәкәтенә чикләүләр кертелә. Баулы районы да искәрмә түгел, 23 марттан 23 нче апрельгә кадәр йөк транспорты хәрәкәте чикләнә;

- Район Советының утырышлар залында Баулы районы территориясендә алкоголь продукциясен законсыз сатуны ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара эш төркеме утырышы булды;

- Гимназиядә «Илһам чишмәсе” дип аталган әдәби музыкаль кичә оештырылды.  Чара ТАССР ның 100 еллыгы, районның 90 еллык юбилеена багышланып, иҗади гына түгел, җырлы-моңлы да булды;

- Март аена аяк бассак та, кышың әле тиз генә китәсе килми. Кояшлы матур көннәр әледән әле кар- бураннар белән алышына, агачларга бәс кунып соклангыч, әкияти матурлык ясый.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ Бавлинское телевидение