Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 17.09.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" һәм "Музыкаль бүләк" тапшырулары.

Төп темалар:

- Баулыда җәй дәвамында юлларны төзекләндерү эше туктап тормады. Шәһәребезнең Беренче май урамында да ремонт башкарылды. 

- Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Дарина Ганиева соңгы көннәрдә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә температура +14-16 градуска кадәр төшүен билгеләп үтте. Синоптикларның вәгъдә итүенә дә карамастан, безнең төбәккә әбиләр чуагы килергә ашыкмый. Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин балалар хисабына экономияләргә ярамаганлыгын әйтте һәм балалар учреждениеләренә җылылык бирергә кушты. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына җылы килдеме – бу турыда алдагы видеоязмада.

- Көзге-кышкы чор мал тотучы хуҗалар өчен җаваплы вакыт. Кышлату сезонына әзерләнү белән беррәттән малларның сәламәтлегенә дә зур игътибар бирергә кирәк. Бу хакта  Баулы дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Илшат Гаязов сөйли.

- Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының зур концертлар залында “Балкыш”фестиваленең сайлап алу туры булды. Фестиваль быел ТАССР ның 100 еллыгы һәм Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында бара. Быел ул Баулыда сигезенче тапкыр үтә.

- Баулыда мәктәп укучылары арасында уздырылган “Мин - Җиңү варисы” дип исемләнгән рәсем бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бәйге Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылды. Нәтиҗә ясау балалар китапханәсендә булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ