Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 16.04.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- “Баулы-информ” хезмәткәрләре полиция һәм район Советы аппараты вәкилләре белән берлектә, шәһәр урамнары буйлап үзизоляция режимын бозучыларны тикшерергә патрульгә чыкты;

- Үзизоляция режимы дәвам итә. Безнең төшерү төркеме шәһәр урамнарында гына түгел, ә якын-тирә авылларда да үзизоляция режимы үтәлеше белән танышып тора. Бу юлы без Татар Томбарлы авылына бардык;

- Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, күпфатирлы йортларның подъездларына санитар эшкәртүләр үткәрелә;

- Шәһәр урамнарында урнашкан балалар уен мәйданчыкларында да вирус таралуны булдырмас өчен, санитар эшкәртүләр үткәрелә. Әлеге эшне идарәче компанияләр башкара;

- 2020нче ел илебез халкы Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә. Инде ничә дистә еллар үтсә дә, сугыш хатирәләренең ачы хәсрәте шул чор кешеләренең балалары, онык һәм оныкчыклары, авылдашлары һәм туганнары аша хәтерләрдә яңара.

- Баулы аграрийлары тулы масштабта язгы чәчүгә кереште. Кайбер хуҗалыклар, ике атна алдан ук техникаларын кырга чыгарып, чәчеп карадылар.

- ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 1 апрельдән «ТР территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында" боерык чыгарылган. Бу карарда урманнарда гына түгел, республиканың бөтен территориясендә дә янгынга каршы махсус режимны тәэмин итү чаралары билгеләнгән;

- Үзизоляция вакытында иң яхшы чараларның берсе - китап, журналлар һәм газеталар уку. Күп кенә татарстанлылар шулай итә дә. Чөнки хәзер өйдән чыкмыйча гына, онлайн рәвештә дә газета-журналларга язылып була. Өйдә утыр һәм һәр яңалыктан хәбәрдар бул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ Бавлинское телевидение