Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 14.05.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" һәм "Это актуально" тапшырулары.

Төп темалар:

- 12 майдан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре гадәти режимда эшли башлады;

- Баулынын халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматларына караганда, үзизоляция чорында баулылар арасында эшсезләр саны арткан.

- 12 майдан Татарстанда үзизоляция режимына бераз үзгәрешләр керде, шартлар йомшарды. Ләкин җәмәгать урыннарында, транспортта  битлек һәм перчатка киеп йөрү мәҗбүри булып калды. Шуңа полиция хезмәткәрләре куелган таләпләрне бозуларны ачыклау максатында һәр көнне рейдлар үткәрә;

- Баулы егетләрен Россия Кораллы көчләренә чакыра башладылар. Быелгы язда Баулы һәм Ютазы районнарыннан 55 егет Россия Кораллы көчләре сафын тулыландырачак. Баулы районыннан – 33, Ютазы районыннан 22 егет армиягә китәргә әзерләнә;

- “Яшел йорт” проекты кысаларында төшерелгән сюжетлар сериясен күрсәтүебезне дәвам итәбез. Баулы районында яшәүчеләр яшелчә-җимеш үстерү серләре һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Алдагы сюжетыбыз герое Исергәп авылында гомер итүче Гараевлар гаиләсе. Алар күпләп кәбестә үстерү белән шөгыльләнә.

- Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Баулының күпфатирлы йортлары ишегалларында мәдәният бүлегенең “Фронт агитбригадасы - бөтен ишегалды  белән бергә җырлыйбыз” акциясе кысаларында бәйрәм концертлары оештырылды. Шундый ук концерт Салих Сәйдәшев урамындагы 23 нче йорт ишегалдында да узды, анда Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Шапошникова яши.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ