Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 13.12.2019

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Бу атнада Баулы район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән утырышы булды, анда депутатлар 2020 елга район һәм шәһәр бюджетын кабул иттеләр.

- Район Советының утырышлар залында Җиңү һәм Хезмәт даны паркы территориясен үстерү концепциясе буенча җәмәгатьчелек катнашында беренче фикер алышу булды. Анда Казаннан архитекторлар да чакырылган иде.

- Шәһәрнең түбәнге өлешендә яңартылган паркка балалар мәйданчыгы куелды. Аны парк ачылган көнне урнаштырырга вәгъдә ителгән иде.

- Баулыда беренче тапкыр Үзбәкстан гражданнары өчен Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Үзбәкстан Парламентының закон чыгару палатасына сайлауларда беренче тапкыр тавыш бирү узды. Сайлаулар алдыннан Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллинның Үзбәкстан Генераль консулы Фәриддин Насриев белән җылы очрашуы булды.

 

- Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларны яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта җиде административ материал каралды.

 

- Уба авылында гомер итүче сугыш ветераны толы, тыл ветераны Наилә Хәлфина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны җитәкчеләр, авылдашлары һәм якыннары тәбрик итте.

- Кыш чана-чаңгы шуу вакыты гына түгел, ә салкын тиеп авыру чоры да. Баулы районы гигиена һәм эпидемиология үзәге эксперты безнең районда һәм шәһәрдә кискен респиратор вирус инфекциясе, грипп белән бәйле хәлгә кагылышлы статистика белән таныштырды. Грипптан өстәмә саклану кирәкме? Тулырак алдагы минутларда.

- Укучылар хокукларын белделәр. 10 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара кеше хокуклары көне кысаларында барлык белем бирү оешмаларында кеше хокуклары буенча Бердәм дәресләр узды. Баулының 2нче мәктәбендә дә шундый дәрес үткәрелде. 11нче сыйныф укучылары Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Баулы районындагы җәмәгать ярдәмчесе Лилия Фәхриева һәм Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Баулы районындагы җәмәгать ярдәмчесе Елена Никифорова белән очраштылар.

-  “Гражданлык сәгате» партия проекты кысаларында партиянең Баулы җирле бүлекчәсе тарафыннан яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы оештырылды. Әлеге чара ЗАГС бүлегендә узды. 

- Баулы районы ветераннар советында мактаулы нефтьче һәм Баулы шәһәренең мактаулы гражданины Марсель Мөхәммәтшин призына бишенче юбилей шахмат турниры узды. Уннан артык ветеран беренче урын өчен ярышты.

- Баулыда Рәшит Нәҗметдинов истәлегенә ел саен үткәрелә торган турнир һәм Кама аръягы Гран-при шахмат турнирының 15нче сериясе финал этабы булды. Баулыга Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләреннән 200гә якын шахматчы җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ Бавлинское телевидение