Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 12.11.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Ел саен ноябрьнең  икенче атнасында Бөтендөнья сыйфат атналыгы үтә, ә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә – Сыйфат көне. Быел Бөтендөнья сыйфат атнасы 9-15 ноябрь көннәренә, Сыйфат көне – 12 ноябрьгә туры килә.

- Аграрийларда техника кышкы торышка әзерме? Баулы районында комиссия хуҗалыкларда техника төзеклеге торышын карадылар. Тулырак алдагы видеоязмада.

- Грипп һәм ОРВИ белән авырулар сезонына бәйле рәвештә, вируска каршы препаратлар, антибиотиклар, витаминнар даруханәләрдән бик күп сатып алына. Бүгенге көндә Баулы аптекаларында кайбер вируска каршы препаратларга кытлык. Хәтта градусниклар да күптәннән инде сатуда юк.

- Яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен өстәмә чикләүләр кертелде. Шушы көннәрдә Татарстан министрлар кабинеты “Республикада яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча чаралар турында” 2020 елның 19 мартында кабул ителгән карарга кертелгән үзгәрешләрне бастырып чыгарды.

- Октябрь-ноябрь айларында кыш якынаюны беренче яуган кар хәбәр итә. Синоптиклар фаразларына караганда, Баулы районында да алдагы көннәрдә салкын көннәр көтелә, юлларда карлы-боз катламы барлыкка килә.

- Елның кайсы вакыты булуга карамастан, шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре эштән туктап тормый. Бүгенге көн дә искәрмә түгел.

- Көзге агач утырту эшләре әле дә дәвам итә. Нефтьчеләр бу көннәрдә Баулы шәһәре территориясендә 250 төп нарат утыртты.

- Быел безнең район юбилей даталарына аеруча бай. Баулы районы оешуга 90, ТАССР оешуга 100 ел, ике телдә нәшер ителүче район газетасы  “Слава труду” -“Хезмәткә дан”га да 90 яшь булды. Районның беренче газетасы  1930 нче елның 27 нче нояберендә  көнне дөнья күргән. Бер гасырга якын тарихы булган газета бүгенге көндә ничек яши? Редакциядә кемнәр эшли? Юбилей уңаеннан редакция хезмәткәрләре турында сюжетлар сериясен дәвам итәбез.

- Районның тыл һәм Хезмәт ветераннары хакында без еш сөйлибез. Бу юлы баулылы Роза апа Мусинада кунакта булдык.

- “Сугышның йөзе хатын-кыз түгел” социаль- гуманитар проекты кысаларында Баулы районында яшәүче тыл ветераннары, сугыш чоры балалары хакында булган сюжетлар сериясен дәвам итәбез. Әлеге проект буенча авыл җирлекләрендә эшләүче мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр дә зур эш алып баралар. Алдагы сюжет геройлары Татар Кандызы авылында гомер итәләр. Авылның мәдәният йорты хезмәткәре  Лилия Шакирова алар турында мәгълүмат җибәрде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ