Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 12.03.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" һәм "Музыкаль бүләк" тапшырулары.

Төп темалар:

- Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре шәһәр урамнарны кардан арындыру белән мәшгүль. Бүгенге көндә махсус мәйданчыкка барлыгы 12160 кубометр кар чыгарылган.

- Быел Баулы районында җиде торак пунктны су басу куркынычы бар. Бүгенге көндә язгы ташуга әзерлек дәвам итә;

- Озын кыштан соң яз җитү белән мәшәкатьләр дә арта. Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе эшчеләре бүгенге көндә су бүлгеч каналларын, торбаларын чистарталар;

- Баулы районында Бөек Ватан сугышы ветараннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш ветераннарың тол калган хатыннарын Бөек Җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медальләре белән бүләкләү дәвам итә. Үзенең 94-яшен тутырган көнне мондый бүләкне ветеран Сергей Кандауровка да тапшырдылар;

- Һәр елны мартның өченче якшәмбесендә   торак коммуналь-хуҗалык хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза. Безнең сюжетыбыз герое – Ирек Фаррахов әлеге өлкәдә биш елга якын хезмәт куя.

- Баулының үзәк китапханәсендә сугыш чоры баласы Мөбәширә Исаметованың балалык, яшьлек елларын искә  алу хатирәләренә корылган иҗат кичәсе узды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ Бавлинское телевидение