Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 11.06.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Бу елның  май башыннан балалар сәнгать мәктәбе бинасын капиталь ремонтлау эше башланды. Ул региональ һәм муниципаль балалар сәнгать мәктәпләрен модернизацияләү буенча чараларны гамәлгә ашыру максатларында үткәрелә.

- Баулының район Советы бинасында “ЭкоВесна-2020” акциясенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бу акция Татарстан республикасының экология  һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан бишенче ел үткәрелә. Быел бәйгедә районыбыздан илледән артык оешма һәм гаилә катнашкан.  

- Районыбыз авылларында эш сөючән, уңган халык яши. Фермер булып, күпләп терлек асраучылар бихисап. Мортаза авылында яшәүче Абдуллоевлар гаиләсе бүгенге көндә күпләп терлек асрарга ниятләп торалар.

- Баулы районнынан Әфган сугышында барлыгы 100дән артык кеше катнашты, бүген аларның 96дан артыгы исән. Әфган юлларын Исергәптән Рамил Арсланов та кичкән – кызганычка каршы ул биш ел элек  якты дөньядан киткән. Әмма якыннары, дуслары йөрәгендә ул мәңге яши. Моны тагын бер мәртәбә раслап Рамил Арслановның хәрби дуслары әфганчының туган йортына истәлек тактасы урнаштырды.

- Баулылар еш кына үзләрен  борчыган проблемалар белән «Халык контроле» системасына мөрәҗәгать итәләр. Ешрак анда урамнарны яктырту, территорияләрне төзекләндерү, юлларны ремонтлау кебек сорауларны күтәрәләр. Чираттагы мөрәҗәгатьләрнең берсе  шәһәрнең Калинин урамында яшәүчедән кергән.  Ул йорт ишегалдындагы сукбай этләргә һәм балалар мәйданчыгындагы аерым элементларның балалар өчен куркынычсызлык тудыруына зарланып язган.

- Баулы районы Таллыкүл авылында яшәүче хезмәт ветераны Саимә Ямалеева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Күркәм чарада безнең төшерү төркеме дә булып кайтты.

- Коронавирус пандемиясе чорында  кече һәм урта бизнеска ярдәм итү кысаларында  Баулы эшмәкәрләре дәүләттән субсидия ала башлады. Безнең районнан барлыгы 160тан артык гариза бирелгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ