Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 1.10.2020

Баулы телевидениесенең бүгенге чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Соңгы елларда Баулы районындагы авыл хуҗалыклары көнбагыш культурасын үстерү белән ныклап шөгыльләнә башладылар. Быел көнбагыш биләгән мәйданнар барлыгы 4 мең 500 гектардан артып киткән.

- Егетләр көзге чакырылышка әзерләнә. Безнең төшерү төркеме хәрби комиссариатка барып кайтты.

- Бүген ветераннар арасында “Балкыш” үзешчән башкаручылар район фестиваленең  гала-концерты узды. Концерт нәкъ менә өлкәннәр көненә туры килеп, зур бәйрәм төсен алды.

- Баулы районының мактаулы гражданины Әнвәрд Галиәкбәров шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Туганнарының һәм якыннарының җылы котлауларына җитәкчеләр дә кушылды.

- “Баулы-информ” хезмәткәрләре үзләренең ветераннарын бәйрәм белән тәбрикләде һәм иганәче бүләкләрен тапшырды. Редакция “Слава труду” һәм “Хезмәткә дан” газеталарының юбилей елында абунәчеләргә кабат бүләк өләшә.

Дания Госсамова 15 елдан артык гомерен Кызылъяр авылы халкына газета-журналлар ташуга багышлый. Ул ярты авылга почта хезмәте күрсәтү белән мәшгүль. Тугыз елдан артык лаеклы ялда булуына карамастан, яраткан эшенә эле булса тугъры кала бирә ул.

- Татарстан журналистлары бүген “Татмедиа” җәмгыяте оешуның 13 еллыгын билгеләп үтә. Компанияне һәм анда эшләүчеләрне әлеге көн уңаеннан “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков котлады.

- 19 нчы октябрьдән 30 ына кадәр Баулы районында “Иң яхшы мәктәп китапханәчесе -2020” муниципаль бәйгесе үтәчәк. Әлеге бәйге ике этаптан тора.

- 1 нче октябрьдән 11 енә кадәр “Хезмәткә дан”, “Слава труду” район газетасына язылу декадасы башланды. Шул уңайдан бүген “Баулы – информ” редакциясе бинасында газетага язылырга килүчеләрне бәйрәмчә, чәй табыны белән каршы алдылар.

- Быел бишенче мәртәбә Бөтенроссия “Татарча диктант” акциясе узды. Узган шимбәдә бер меңгә якын баулылы татар теле буенча белемнәрен тикшереп карады. Акциягә безнең хәбәрчебез дә кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ