Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 09.07.2020

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

1. Җәйнең иң кызу мәле, урамда эссе. Термометр баганалары 35 градуска кадәр җитә. Мондый эссе көннәрдә халык вакытларын сулыклар ярында үткәрүне өстен күрә. Тулырак алдагы видеоязмада.

2. 3 июльдә Бердәм дәүләт имтиханнары старт алды. Бу көнне имтиханнар өч фәннән: география, информатика һәм рус әдәбияты буенча узды. Шушы көннәрдә Баулының 6нчы мәктәбе бинасында урнашкан имтихан үткәрү пунктында рус теле буенча да бердәм дәүләт имтиханы узды.Әйтергә кирәк, аны иң күп өлкән сыйныф укучылары тапшыра, шуңа күрә бу имтихан ике көн дәвамында уза.

 

3. Баулыда “Безнең ишегалды” республика программасы тормышка ашырыла башлады. Быел 16 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла. Сәйдәшев урамындагы 3нче, 5нче, Пушкин урамындагы 45нче, 45А санлы, Энгельс урамындагы 52нче, Октябрь мәйданындагы 14нче йортлар ишегалларында эшләр инде башланды.

 

 

4. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Баулыда яшәүче Вәлитовлар гаиләсен зурладылар, аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырдылар.

 

 

5. Җир йөзендә һәр җан иясе, һәр кеше парлы итеп яратылган. Миллионнар арасыннан үзеңнең тиң ярыңны сайлап, таба белергә генә кирәк. Кызылъяр авылында яшәүче Гөлназ Насыйбуллина да тормыш юлыннан нәкъ шундый девиз белән атлый.

 

6. Җәй- матурлык, муллык чоры. Июль аена умарта балын алу мәшәкатьләре дә килеп кушыла. Безнең төшерү төркеме Татар Кандызы авылына Закуан һәм Гүзәл Фәттаховларның умарталыгында булып кайтты. Күптән түгел алар 3 миллион сум грант акчалары отып, үзләренең эшләрен тагын да киңәйтеп җибәргәннәр.

 

7. Баулы укучыларына һәм шәһәрнең үзәк китапханәсенә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә дөнья күргән “Татарстан: всё для фронта, всё для Победы” дип исемләнгән китап тапшырылды.

 

 

8. Җәй - чәчәкләр ае. Без Баулы телевидениесе аша чәчәкләр яратучылар, аларны бакчаларында күпләп үстерүчеләр хакында сюжетлар күрсәтүебезне дәвам итәбез. Безнең төшерү төркеме Татар Кандызы авылында яшәүче Гөлназ Сафина һәм Миләүшә Вәгыйзоваларның чәчәкләрен күреп кайтты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ Баулы-информ Татарстан24