Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр". Эфир от 06.12.2019

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" һәм "Музыкаль бүләк" тапшырулары.

Төп темалар:

- Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Ватан геройлары көне уңаеннан хәрби-патриотик җыр фестивале узды. Чарада Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы белем бирү учреждениеләреннән 20дән артык иҗади коллектив катнашты.

- Россиядә 3 декабрьдә Билгесез солдат көнен искә алдылар. 2014 елда кертелгән әлеге дата ватан өчен гомерләрен биргән, исемнәре билгесез булып калган Совет һәм Россия солдатларына багышланган.

- Баулының туган як музеенда гадәти булмаган күргәзмә эшли башлады. Вак пазллар, сәйләннәр тезеп ясалган картиналар, фоторәсемнәр, тегелгән һәм чигелгән кул эшләре, квиллинг алымы һәм аппликация белән ясалган эшләнмәләр күз явын алырлык. Күргәзмәдәге кул эшләрен сокланып бер карасаң, аларны эшләгән авторларны күреп тагын бер таң каласың. Күргәзмә инвалидлар декадасы кысаларында оештырылды;

- Инвалидлар декадасы кысаларында Баулының универсаль спорт залында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен автор тренажерларында район ярышлары узды;

- Кул эшләре белән шөгыльләнүче кешеләр бихисап. Алар нинди генә матурлыклар тудырмый. Баулы шәһәрендә яшәүче Илмир Шәвәлиев ир-егетләргә бик үк хас булмаган һөнәр үзләштергән. Ул алты яшеннән бәйләм бәйләргә өйрәнә, бүгенге көндә әлеге шөгыле иң яратканнарының берсенә әверелә;

- Бәлигъ булмаганнар һәм аларны яклау комиссиясе утырышыда төрле эшләр карала. Бигрәк тә ата-аналары тарафыннан балаларга тиешенчә тәрбия бирелмәгән очраклар бихисап. Бу юлы киресенчә, тырыш ат-ананың баласы укудан баш тарта. 

- Малайлар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелеге кысаларында Баулының боз сараенда ярышлар үтә.  Чираттагы уеннар барышында Баулы һәм Кама Тамагы районы командалары көч сынашты. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ Бавлинское телевидение