Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 9 сентябрь 2021 ел

"Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

1. Кандыз авылы мәдәният йортында халык җыены узды. Җыелышта Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да катнашты. Авылда прививканы нигә ясатмыйлар? Якындагы таудан нигә таш алырга ярамый? Болар хакында тулырак алдагы видеоязмада.

2. Узган халык җыеннарында күтәрелгән проблемалы сорауларның кайберләре ник һаман тормышка ашырылмаган?  Салих авыл җирлегенә караган Яңа Чүте авылында халык җыенында шул ук сораулар кабат күтәрелде.

3. 27 микрорайонны шәһәр белән тоташтыручы күпер ябылды. Хәзер җәяүлеләргә үзәккә Суворов урамы аша барырга кирәк. 

4. Авыл җирлекләрендә көмештәй саф сулы чишмәләр күп. Алар күбесенчә тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан. Халкыбыз элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны төзекләндерү һәм тәрбияләп тору - саваплы эш санала. Татар Кандызы авылындагы “Кызыл чишмә”дә бүгенге көндә төзекләндерү эшләре алып барыла.

5. Баулының Куйбышев урамы 11нче йорт тирәсендәге балалар уен мәйданчыгы янында чүп-чар өеме барлыкка килгән. Әлеге хәл шул тирәдә яшәүчеләрне борчый.

6. Баулыда "Экстремизмга - юк!" айлыгы башланды. Республикада инде берничә ел рәттән сентябрь аенда әлеге акция үткәрелә. Быел да «Экстремизмга – юк!” акциясе кысаларында ай дәвамында шәһәр һәм авыл мәчетләрендә экстремизм һәм терроризмга каршы профилактик чаралар оештырыла.

7. Көн саен илебездә короновирус белән авыручылар саны арта бара. Татарстан Республикасында да коронавирус йоктыручылар саны һаман бар.

8. Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре тырышлыгы белән урамнарда һәрвакыт чиста һәм пөхтә. Хәзерге вакытта Горюнов урамында агачларны кисү һәм тәртипкә китерү буенча зур эш алып барыла.

9. Татар Кандызы авылында зиратларны чистарту эшләре һәрдаим уздырылып тора. Бу эшләрдә авыл халкы актив катнаша. Мәңгелек йорт территориясенең чисталыгы бары тик алардан тора. Үзара салым акчасына да хәтсез эшләр башкарылган. 

10. Исергәп авылының Казан урамы ягы зираты төзекләндерелә. Бүгенге көндә анда зур техника эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ