Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 9 декабрь 2021 ел

Бүгенге эфирда - "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар: 

1.Ел саен 9 декабрь көнне Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Бү көнне баулылар Хезмәт һәм Дан паркында урнашкан геройлар мемориалына янына җыела. 

2.Баулы районы авылларында халыкларны кабул итүләр башланды. Аның беренчесе күчмә булды – махсус комиссия Новозареченск бистәсенә чыкты.

3.Баулыда “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында халык җыеннары уза. Мондый җыен Ленин урамындагы 20нче һәм Гоголь урамындагы 18нче йорт ишегалларында да оештырылды. 

4.Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров, Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ренат Насыйбуллин, юл-патруль хезмәте махсус батальонының өченче ротасы командиры, полиция майоры Руслан Шәймәрданов катнашты. Чарага авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр һәм авыл мәктәпләре директорлары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, юл оешмалары вәкилләре дә чакырылган иде.

5.Баулы районында янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланмаларны 2016 елдан куя башлыйлар. Биш ел эчендә барлыгы 2006 хуҗалыкка биш меңнән артык хәбәр итүче урнаштырылган. Бу вакыт эчендә алар ярдәмендә 84 янгын очрагы ачыкланган, 170 кеше үз вакытында эвакуацияләнгән. Бүгенге көндә дә баулылар йортларында янгын турында хәбәр бирүче җиһазларны урнаштыру дәвам итә.

6. Үзәк балалар китапханәсендә инвалидлар ункөнлегенә багышланган Яңа ел тамашасы узды. Бәйрәмгә балалар һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде.

7. Баулының туган якны өйрәнү музеенда рәсемнәр күргәзмәсе эшли башлады. Анда якташыбыз Фәнис Яруллин әсәрләре буенча балалар ясаган рәсемнәр урын алды. Күргәзмә туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.

8. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары район җитәкчелеген, барлык оешма, предприятиеләр, мәгариф бүлеге җитәкчеләрен, авыл җирлеге башлыкларын татар телендә чыгыш ясау осталыгына өйрәтте.

9. Баулы үзәк китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе районның“Ак калфак” татар хатын-кызлары белән берлектә “Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз” дип исемләнгән чара үткәрде. Алар башкаруында бик матур чыгышлар күрсәтелде.

10. Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Закир Шаһбанның концерты булды. Анда районның ветераннары, сәламәтлекләре чикле кешеләр чакырылган иде.

11. Казан шәһәренең “Чулпан” мәдәни үзәгендә  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты  тарафыннан оештырылган “Әпипә” Бөтенроссия үзешчән коллективларының татар халык биюе телевизион бәйгесенең финал концерты узды. Анда Баулының “Дуслык” хореография коллективы да катнашты.

12. Баулы районы газетасына ташламалы бәядән язылып, бүләк отарга була. Хәзерге вакытта  2022 елның беренче ярты еллыгына ташламалы бәядән язылу ункөнлеге бара. Баулылар, 16 декабрьгә кадәр “Хезмәткә дан” һәм “Слава труду” газеталарына ташламалы бәядән язылып, бүләк уйнатуда да катнаша ала. Бу акция 2021 елның 24 декабренә кадәр узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ