Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 8 июль 2021 ел

"Хәбәрләр" тапшыруы.

Бүгенге темалар: 

1.Укучыларның җәйге ялы чорында Баулы шәһәренең бишенче мәктәбендә ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Кайбер кабинетлар «Үсеш ноктасы» милли мәгариф программасы буенча яңартыла һәм «Азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау» программасы буенча параллель рәвештә мәктәпнең азык-төлек блогы да яңартыла.

2. Александровка авылы җирлегендә барлыгы дүрт крестьян фермерлык хуҗалыгы эшләп килә. Шәхси ярдәмче хуҗалыклары да җитәрлек. Халык телендә “Дымка” дип аталган җирдә, бу инде елга үзәнендә, электән биредә яшәүчеләргә печән җире бүленеп бирелгән. Быел исә кем беренче өлгергән шул печәнгә төшкән дә. Александровка халкын нәрсә борчый? 

3. Кечкенә балалары алдында спиртлы эчемлекләр кулланган ата-аналар, тәртип бозган яшүсмерләргә кагылышлы административ материаллар балигъ  булмаганнар эшләре һәм аларны яклау комиссиясенең чираттагы утырышында каралды. 

4. 8 июль  Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 42 яңа очрагы теркәлгән. “17 кеше хастаханәләргә салынган, 25 кеше өйләрендә дәвалана” – диелә ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус йоктыручыларның гомуми саны 22761  кешегә җитте. Пандемия башланганнан бирле  20 392 кеше, шул исәптән 47 се узган тәүлектә сәламәтләнгән. Республика буенча 621 145 кеше вакцинация  үткән, шулардан 408 783кеше вакцинаның икенче дозасын кадаткан.

5.Тату, матур тормыш кичергән гаилә парлары бик күп. 8 июль – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан без Салих авылында гомер кичерүче Әнисә һәм Мәдхәт Кадыровлар гаиләсендә кунакта булдык. 52 ел бергә яшәп, алар яшьләргә матур үрнәк.

6. Бөтендөнья балыкчылар көне быел 11 нче июльгә туры килә. Балыкчының яше -  карты булмый. Балыкчылык белән мавыгучылар арасында хатын-кызлар да, ир-атлар да бар. Әлеге көн уңаеннан безнең төшерү төркеме дә балыкка барды һәм Исергәп авылында яшәүче 88 яше белән баручы балыкчы Өммия Хәсәнова белән танышты.

7.“Баулы-информ” район газетасына язылучылар арасында “Сәламәт булыгыз” акциясе уздырды. Биш җиңүчегә медицина клиникасына сертификатлар тапшырылды.

8. “Мәдәни мохит” проекты дәвам итә. Бу атнада   бар чаралар да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ