Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 8 апрель 2021 ел

Яңа чыгарылышта: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Бүгенге темалар:

- Баулы районы игенчеләре язгы кыр эшләренә керешергә әзер. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының махсус комиссиясе район авыл хуҗалыгы берләшмәләренең кыр эшләренә әзерлеген тикшерү барышында моңа инанды.

- Яз җитү белән шәһәрне һәм район территориясен чистарту буенча экологик өмәләр башланып китә. Шәһәр урамнарында һәр көн диярлек чүп-чар җыеп, кар таратып йөргән эшчеләрне күрергә мөмкин.

- ЮХИДИ инспекторлары автомобиль пыялаларында тонировка кулланып идарә итү белән бәйле хокук бозуларны ачыклау буенча профилактик чара үткәрделәр. Рейд барышында берничә хокук бозучы ачыкланды.

- Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтгалим Ханаев та шул көннәрдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны бу көнне якыннары һәм туганнары гына түгел, район җитәкчелеге дә котлады.

- Баулы ветераны кырык оныгы кочагында 95 яшен каршы алды. Нәкъ менә шундый кешеләрне бәхетле картлыкта гомер кичерә дип әйтәләр. Алдагы сюжетыбыз герое Ташлы авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Вәлиева Гөлфия Мәгъсүм кызы. Үзен тәбрик итәргә килгән район җитәкчеләрен шатланып каршы алды ул.

- Баулы мәдәният йортында «Без бергә» балалар халык иҗаты Республика фестиваль-конкурсының зона этабына әзерлек булды. Тулырак Индира Сәйфуллина сөйләп үтәр.

- Баулының үзәк район хастаханәсе Сәламәтлек көнен ничек үткәрергә икәнлеген үз үрнәгендә күрсәтте. Медицина хезмәткәрләре Бөтендөнья сәламәтлек көненә кушылдылар һәм шул рәвешле шәһәр халкына сәламәтлек көне турында искә төшерделәр, ә үзләре яхшы кәеф алдылар.

- Теманы дәвам итеп. Бөтендөнья сәламәтлек көне-үз сәламәтлекләренә битараф булмаган барлык кешеләр өчен бәйрәм. Спорт акциясенә Баулы районы мәктәпләре укучылары һәм укытучылары да кушылды.

- Бөтендөнья сәламәтлек көненә "Баулы-информ" хезмәткәрләре дә кушылды. Кәгазь, каләмнәрне читкә куеп алар зарядкага басты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ