Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 6 января 2022 года

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышы.

Төп темалар: 

1.Баулыда беренче тапкыр бизәлгән чаналар фестивале үтте. Оештыручылар сүзләренчә, шундый ук матур чара Бөгелмә, Норлат, Азнакай, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск һәм башка якын- тирә шәһәрләрдә дә үтә. Баулыда ничек булды? Бу хакта туклырак алдагы минутларда.

2. Габдуллина Мәснәвия Шәрип кызы 1932 нче елның 4 январь көнендә Яңа Шалты авылында туган. Бүгенге көндә аның тыл хезмәтчәне һәм Хезмәт ветераны дигән мактаулы исемнәре бар. Мәснәвия апаны юбилее уңаеннан район җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыгы өенә барып котлады.

3.Баулының үзәк мәйданыннан тыш та кайбер урамнарда яңа елны каршы алу чаралары оештырылды. Мондый яңа ел чарасын Березовая урамында яшәүчеләр дә бәйрәм итте. Ул әлеге урамда яшәүче Гүзәлия Вәлтиева идеясе һәм тырышлыгы белән тормышка ашырылды. Калганнар аны хуплап, бәйрәмгә кушылдылар.

4. Кызылъярда яшәүче Тәнзилә Юлбарсова ак кәҗәләр үрчетү серләре белән бүлешә. Беркем өчен дә сер түгел, ак кәҗәнең сөте һәм аның сөтеннән ясалган продуктлар бик файдалы һәм бүгенге көндә киң кулланылышта. Сюжетны кабат сезгә тәкъдим итәбез.

5. Чәчәк яратмаган, тәрәзә төпләрендә бүлмә гөлләре үстермәгән хатын-кызлар сирәктер. Салих авылында яшәүче Тәслия Галиева озак еллар гөл төрләрен үстерү белән мавыга. Бүгенге көндә аның эш бүлмәләрендә тәрәзә төпләрен дистәләгән чүлмәкле гөлләр бизи.

6. Баулы үзәк китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе районның“Ак калфак” татар хатын-кызлары белән берлектә “Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз” дип исемләнгән чара үткәрде. Алар башкаруында бик матур чыгышлар күрсәтелде. Сюжетны кабат сезнең хозурга тәкъдим итәбез.

7. Баулы шәһәре һәм авыл мәчетләрендә балалар өчен ял һәм мәгълүмат чаралары үтә. Кышкы каникулларны балаларга төрлечә ял итеп үткәрү мөмкинлеге бар. Теләгән кеше спорт белән шөгыльләнә ала, китапханәләр ачык, бәйрәм чаралары үткәреп торалар. Бу чорда шәһәр һәм кайбер авыллар мәчетләрендә дә укучы балалар өчен мәгълүмат һәм ял сәгатьләре оештырыла.

8. Спорт яңалыклары белән дәвам итәбез. Баулының универсаль спортзалында Кыш бабай призына өстәл теннисы буенча ачык турнир үткәрелде. Турнирда Татарстан һәм Башкортстан районнарыннан 45 тән артык спортчы катнашты.

9.Баулы һәм якын-тирә шәһәрләрдә яшәүче яшьләр җиңел атлетика буенча ярышларга җыелды. Чара Баулының универсаль спорт залында үтте. Анда безнең хәбәрчебез Мария Кандаурова да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ