Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 6 май 2021 ел

"Хәбәрләр" тапшыруының яңа чыгарылышы.

Бүгенге темалар:

1. Бүген район башлыгы Рамил Гатиятуллин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы  Альберт Талипов озатуында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Алдынгы механизаторларга рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләк тапшырылды.

2. 6 майга  Баулы районында коронавирус инфекциясен йоктыруның  яңа очрагы теркәлмәгән. Бүгенге көндә Баулы районында 17 авыру бар. Шуларның  9 госпитализацияләнгән, 8 се өйләрендә дәвалана. Баулы районында пандемия башланганнан алып авыруның 92 очрагы теркәлгән.

3. Бүген ЮХИДИнең Баулы бүлекчәсе инспекторлары мәктәп автобусларының техник торышын тикшерде. Мондый чара автобуслар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатында елына ике мәртәбә, ә кирәк булганда күбрәк тә уздырыла. Техник тикшерүнең ничек үтүе белән безнең төшерү төркеме дә танышты.

4. Баулыда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында имамнар җыелышы һәм районкүләм ифтар оештырылды. Чараның иң җаваплы өлеше районга имам- мөхтәсиб сайлау булды.

5. Баулы татар халык театры бинасында  районның Иҗтимагый советы инициативасы һәм «Көмеш волонтерлык хәрәкәте» активистлары ярдәмендә «милли колорит» исеме астында чираттагы очрашу оештырылды.

6.Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы темасын дәвам итеп. "Баулы-информ" редакциясе Туган тел турында "Телем - минем горурлыгым" дигән шигырьләр бәйгесе игълан итте. Конкурста 6 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк барлык теләүчеләр катнаша ала. Конкурсның беренче этабы-шигырьләрне кабул итү-22 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр булды, икенче этабы-тавыш бирү “Баулы- информ” сайтында -2021 елның 1 маеннан 1 июненә кадәр узачак. Нәтиҗәләрне игълан итү 2021 елның 2 июнендә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы турында өстәмә хәбәр ителәчәк

7. Татар Кандызы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны толы Сәлимә Шәфикова Җиңү көне алдыннан 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

8. Баулылар “Ишегалды белән җырлыйбыз” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Үзешчән артистлар Баулыдагы берничә йорт ишегалдында ветераннарга тәрәзә аша бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр, бәйрәм котлауларын җиткерделәр.

9. Баулы активистлары Җиңү көне символы булган “Георгий тасмалары” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Алар урамнарда һәр кешене Җиңү бәйрәме белән котлап, тасмалар таратты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ