Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 5 август 2021 ел

"Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп тема: 

1. Җәйге каникуллар вакытында мәктәпләрдә ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Безнең төшерү төркеме беренче мәктәптә булып, эш барышы белән кызыксынды. Быел биредә кайбер кабинетлар «Үсеш ноктасы» милли программасы буенча яңартыла һәм «Азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау» программасы буенча параллель рәвештә мәктәпнең азык-төлек блогы ремонтлана. Димәк, 1 сентябрьдә мәктәп үзенең 218 укучысын яңарып каршы алачак.

2. Терлек азыгы әзерләү өчен быел мөмкинлекләр чикле булуы турында еш ишетәбез һәм сөйлибез. Әле узган ел гына “Агростартап” программасында җиңү яулап, кырык баш савым сыерга исәпләнгән фермасын төзегән 25 яшьлек фермер Ильяс Таһирҗанов табигатьнең әлеге сынавын ничек кабул итә икән? Бу сорауга җавап алыр өчен без яшь фермер яшәгән Татар Кандызына бардык.

3. Район хуҗалыкларында кызу урак өсте. Бүгенге көндә һәр хуҗалык, анда эшләүче һәр хезмәткәр игеннәрне түкми – чәчми җыеп алу бурычы белән яна. Андыйлар арасында “Кызылъяр” җәмгыятендә ашлык чистартучы булып эшләүче Зөфәр Бикмуллин да бар.

4. Татарстан премьер-министры Алексей Песошин республиканың 42 район хастаханәсенә 70 яңа  "Лада Ларгус" автомобиле тапшырды. Ачкычка Баулы район үзәк хастаханәсе дә ия булды.

«2021-2025 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносын модернизацияләү программасы» кысаларында Баулы район үзәк хастаханәсе 7 яңа автомобиль алды.  Бу автомобильләр авыруларга өйдә хезмәт күрсәтү, хастаханәләргә илтү, дарулар китерү өчен файдаланылачак.

5. 5 август  Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 50 яңа очрагы теркәлгән. “ 11 кеше хастаханәләргә салынган, 39 кеше өйләрендә дәвалана” – диелә ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус йоктыручыларның гомуми саны 24 181   кешегә җитте. Пандемия башланганнан бирле  21 427 кеше, шул исәптән 56 сы узган тәүлектә сәламәтләнгән. Республика буенча 857 070 кеше вакцинация  үткән, шулардан 640 587кеше вакцинаның икенче дозасын кадаткан. Баулы районында пандемия башланганнан алып 118 авыру очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә ике кеше хастаханәдә дәвалана.

6.Исергәп авылында туып- үскән тыл һәм хезмәт ветераны Миннесаимә Гәрәеваны 90 яше белән балалары һәм район җитәкчеләре тәбрик иттеләр.

7. Баулының Ваһапов урамында яшәүче Тәнзилә Хисмәтуллина яшәгән йортның урам як капкасын ачып керү белән үзеңне “оҗмах бакчасы”на эләккәндәй хис итәсең. Күз явын алырлык чәчәкләр, виноград тәлгәшләре, җиләк-җимеш, яшелчәләр – барысы да хуҗабикәнең тырыш хезмәте.

8.  Җәйге каникуллар вакытында мәктәп укучылары практика үтәләр. Матур традицияне саклап, мәктәп яны бакчаларында чәчәкләр, җиләк- җимеш һәм яшелчәләр үстерәләр. Баулының беренче санлы мәктәбе укучылары тырышлыгында да  ел саен мәктәп яны бакчасында яшелчә-җимеш өлгерә.

9. Китапның каникуллары юк, шуңа күрә җәй көне китапханәләр актив эшли. Өстәвенә, җәй көне мәктәп укучыларына бик күп матур әдәбият укырга кушалар.

10. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче Фәнүзә Айдагулова җитәкләгән агитбригада авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, игенчеләр өчен кечкенә концерт программасы белән Кызылъяр авылына барды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ