Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

Хәбәрләр - 31 март 2022 ел

Яңа чыгарылышта: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар: 

1.Баулы районында аграрийлар язгы кыр эшләренә әзерләнә. 2022 нче елда чәчү мәйданнары 49 мең гектар тәшкил итәчәк, шул исәптән бөртекле һәм кузаклы культуралар – 21 мең гектарда, майлы культуралар – 6 мең гектар, азык культуралары 10 мең гектар мәйданнарда чәчеләчәк. Баулы районында язгы кыр эшләренә әзерлек турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Талипов сөйләде.

2. 1 апрельдән балаларны беренче сыйныфка кабул итүләр башлана. Беренче сыйныфка бару өчен гаризалар кабул итү ике этапта үтә. Баулы районында 1547 мәктәпкәчә яшьтәге бала бар, шуларның 350 се быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Бу хакта тулырак район мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева аңлатып үтте.

3. Юл хәрәкәте иминлеге буенча «Юл хәрәкәте иминлеге» интеллектуаль уены  федераль проектын тормышка ашыру кысаларында узды. Укучылар йортына Александровка һәм Татар Томбарлысы авылларыннан 8нче сыйныф укучылары җыелды. Чараны «Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе» дәүләт учреждениесенең Баулы филиалы начальнигы Рәзидә Игнатьева үткәрде.

4. Язгы каникуллар чорында урта һәм кече сыйныф укучылары өчен мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Баулы районы буенча барлыгы 500 бала мәктәп яны лагерына йөри.

5. Балалар язгы каникуллары чорын көтеп ала. Кемдер мәктәп яны лагерьларына ашыга, икенчеләр өйдә ял итә. Каникуллар чорында мәчетләрдә дә балалар өчен уку, ял һәм сәламәтләндерү сәгатьләре оештырыла.

6. Баулының “Туган якный өйрәнү” музеенда “Борынгы Чистай. Яңарыш” дип исемләнгән үзенчәлекле күргәзмә эшли башлады. Экспозициядә Россия күләмендә иҗат итүче рәссамнарның Чистай шәһәрендә узган пленэр вакытында төшерелгән картиналары тәкъдим ителә. Борынгы шәһәрнең тарихын һәм архитектур йөзен саклау - күргәзмәнең төп максаты.

7. Укучылар йортында “Весенний звон” исеме астында күргәзмә эшли, анда мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, район һәм шәһәр укытучылары үз эшләрен тәкъдим иткәннәр. Биредә язга багышланган рәсемнәр дә, кул эшләре дә бар. Укучылар йортында күргәзмә җиде елдан артык оештырыла.

8. Спорт яңалыклары. Баулы спортчылары район данын һәрдаим яклап республика күләмендә узган ярышларда катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ