Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 30 июнь 2022 ел

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Бүгенге темалар белән таныштырабыз: 

1. Авыл хуҗалыкларында иң җаваплы чор. Хуҗалыклар кышкылыкка мал азыгы запасы әзерләүгә кереште. 

2. Авыл хуҗалыкларына ярдәм. Район оешмалары яфрак азык әзерләүгә чыкты. “Баулы- информ” редакциясе хезмәткәрләре дә читтә калмады.

3. Тиздән Корбан гаете җитә. Әлеге изге бәйрәмгә һәркем кулыннан килгәнчә әзерләнә. Фермер Ухтам Абдуллоев ел саен Корбан бәйрәменә халыкка сарыклар үстерә. Быел да 35 сарыкка сорау инде бар, ди ул.

4. Озак еллар авыл халкына хезмәт иткән, алар сәламәтлеген кайгырткан медицина хезмәткәрләре бихисап. Мортаза авылында яшәп, җирле фельдшер-акушерлык пунктын җитәкләгән Рәзинә Могыйнова хакында сүзебез. Ул күптән түгел “Ак чәчәкләр” конкурсында җиңеп, фидакәр хезмәте өчен махсус бүләк - Татарстан президенты тарафыннан машина алуга иреште.

5. Җәй ял итү өчен генә түгел, үсеш өчен дә вакыт. Баулылар җәй айларында да китап укудан туктамый, үзәк китапханәгә йөри. Алар яраткан китаплары, журналлары һәм газеталары китапханә киштәләренә килеп җиткәнен түземсезлек белән көтәләр.

6. Бүген социаль челтәрләр көне. Социаль челтәрләр – заман таләбе, аны урынлы куллана белсәң, ул зур ярдәмче. Баулы халкы никадәр вакытын интернетта утыруга багышлый, безнең хәбәрчебез белеште.

7. Яңа Баулы авылының 100 еллыгын Сабантуй белән билгеләп үттеләр. Гасырлык тарихы булган авыл читтә яшәүче балаларын, якын- тирә авыллардан кунакларны кабул итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ