"Хәбәрләр" - 3 июня 2021 года
"Хәбәрләр" тапшыруы.
Бүгенге темалар:
1.Быел капиталь төзекләндерү программасына 10 күпфатирлы йорт кергән. Куйбышев урамы 3, 5, 7, 9, 15, Горюнов урамы 5 һәм 10нчы йортлар, Сәйдәшев урамы 33, Һади такташ урамы 9 нчы йорт һәм Островский урамы 5а йорты. Безнең төшерү төркеме Куйбышев урамы 5 һәм 15 нче йортларда барган төзекләндерү эшләре белән танышты.
2.Узган ел пандемия сәбәпле барлык бәйрәмнәр, шул исәптән Сабантуйлар да үткәрелми калды. Ә быел 12-13 июнь көннәре Сабан туен бәйрәм итәчәкбез. Күптән көтелгән бәйрәмгә авыл җирлекләрендә һәм Баулыда әзерлек чаралары башланды.
3. Баулы районында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арта. Пандемия башланганнан бирле, Баулы районында авыру йоктыруның 109 очрагы теркәлгән. Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Баулы районы территориаль идарәсе баш белгеч-эксперты Галина Алатырева мәгълүматы буенча, яңа коронавирус инфекцияле сигез кеше һәм алар белән элемтәдә булган сигез кеше исәптә тора.
4.3 июнь Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 30 яңа очрагы теркәлгән. “ 11 кеше хастаханәләргә салынган, 19 кеше өйләрендә дәвалана” – диелә ТР сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус йоктыручыларның гомуми саны 21573 кешегә җитте. Пандемия башланганнан бирле 18 632 кеше, шул исәптән 30 ы узган тәүлектә сәламәтләнгән.
Республика буенча 378 048 кеше вакцинация үткән, шулардан 270 193кеше вакцинаның икенче дозасын кадаткан.
5.12 баулылы талпаннардан зыян күргән. Бөҗәкләр күбрәк шәһәр җирендә яшәүчеләрне тешләгән.
6.Мәктәптә укулар тәмам булды. Көндезге мәктәп яны лагерьләре үз эшен башлады. Бүгенге көндә Баулы районы буенча барлыгы 7 яшьтән 17 яшькәчә 533 бала мәктәп яны лагеренә йөри. Лагерьнең бер сменасы 21 көн дәвам итә. Безнең төшерү төркеме гимназиядә булды.
7. Укучыларның җәйге каникуллары башланды. Статистика буенча бу чорда балалар травматизмы очраклары ешая. Юл хәрәкәте инспекторлары саклык чаралары турында машина йөртүчеләрнең дә, балаларның да даими исләренә төшерә.
8.1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Баулыда бәйрәм булды. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде.
9.Соңгы вакытта экологик хәлгә зур игътибар бирелә. Тирә-якка сакчыл карашны балачактан ук тәрбияләргә кирәк. Әлеге юнәлештән "Алтынчәч" балалар бакчасы да читтә калмый.
10.2021 елның икенче яртыеллыгына басма матбугатка язылуның кызган чагы. Июнь ахырына кадәр Баулының яшьтәше булган "Хезмәткә дан" яки "Слава труду" газетасына абунә рәсмиләштереп калырга ашыгыгыз.
11.Җәйге ачык һавада төрле мастер-класслар, уеннар тагын Баулы халкын сөендерә. 9 июнь көнне «Мәдәни мохит» проекты янә старт ала. Бу көнне ял программасы бүләк итәр өчен төрле мәйданчыклар баулыларны көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"
Нет комментариев