Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 29 июль 2021 ел

"Хәбәрләр" тапшыруы.

Бүгенге темалар: 

1.Быелгы сезонда Баулы районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең якынча 28 мең гектардан бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышын җыеп аласы бар. Бүгенге көндә урып-җыю планы 31 бөтен уннан 2 процентка үтәлгән. 9871 тонна ашлык суктырылган. Район буенча уртача уңыш 11 бөтен уннан 2 центнер тәшкил итә.

2. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Ленар Гарипов Баулы районына эш сәфәренә килде һәм, район башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм авыл хуҗалыгы идарәсе Альберт Талипов озатуында, районның терлекчелек фермаларын карап чыкты. 

3.“Безнең ишегалды” президент программасы 2020 елда тормышка ашырыла башлады. Әлеге программа буенча быел Баулыда җиде ишегалды төзекләндереләчәк.

4. Тарифлар буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова район Советы бинасында баулыларны кабул итте. Очрашу коммуналь хезмәтләргә бәяләр һәм тарифлар билгеләү мәсьәләләре буенча үткәрелде.

5. Бу атнада бер тәүлек эчендә Алексеевка авылында ике янгын чыкты. Сишәмбе көнне төш вакытында шәхси хуҗалыкта сарай янса, чәршәмбе таңы атканда кеше яшәмәгән йортка ут капкан. Вакыйга урынында безнең хәбәрчебез булып кайтты.

6.Соңгы вакытта гади генә сөйләшү, аралашулар да КОВИД -19 белән авыру, прививка ясату, вакцина хакында әңгәмәгә барып тоташа кебек. Безнең хәбәрчебез баулылар арасында сораштыру үткәрде һәм вакцинация үтү турында райондашларның фикере белән кызыксынды. 

7.Агымдагы елның алты аенда Баулы районында 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда өч кеше һәлак булган һәм 16сы яраланган. Әлеге мәгълүмат юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссия утырышында яңгырады.

8.Баулы районында яшәүчеләр республика Милли музееның “ТАССР – Татарстан Республикасы: вакыт, вакыйгалар, кешеләр” дип исемләнгән күчмә күргәзмә экспонатлары белән таныша ала. Күчмә күргәзмә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү турында”гы боерыгын тормышка ашыру кысаларында оештырылган.

9. Һава десанты гаскәрләре көне ел саен 2 августта билгеләп үтелә. Бу датаның рәсми дәрәҗәдә бәйрәм ителә башлавына быел 16 ел була. Бүгенге видеоязмабыз герое баулылы Рамил Османов. Аның десантчы булып хезмәт итү кичерешләре хакында безнең алдагы материалда.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ