Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 29 апрель 2021 ел

"Хәбәрләр" тапшыруы.

Бүгенге темалар:

1.Билгеле булганча, Россия президенты Владимир Путин указы нигезендә 1 нче майдан 10 нчы майга кадәр тоташ ял көннәре итеп игълан ителде. Бу гамәл яңа коронавирус инфекциясен таралуга юл куймас өчен һәм халык сәламәтлеген ныгыту максатында кабул ителде. Бу көннәрдә Баулыда балалар бакчалары һәм мәктәпләр нинди режимда эшләячәк? Бу хакта мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганеева аңлатты.

2. 29 апрельгә  Баулы районында коронавирус инфекциясен йоктыруның 4 яңа очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә Баулы районында 9 авыру бар. Шуларның 5 госпитализацияләнгән, 4се өйләрендә дәвалана.

3. 28 апрель  - ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләүчеләр тәүлекнең һәр минутында ярдәмгә ашыга, кешеләр сәламәтлеген кайгырта. Баулы район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә ике бригада кизү тора. Анда 20 фельдшер, 8 машина йөртүче һәм бер бүлек мөдире эшли.

4. Баулы районындагы Кандыз елгасында 23 апрель көнне ир-атның үле гәүдәсе табылган. Хәзерге вакытта тикшерү эше бара.

5.Узган елның май аенда Баулыда «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» программасы буенча Җиңү Паркын һәм Хезмәт даны паркын реконструкцияләү башланды. Бу максатларга республика бюджетыннан 27 миллион сум һәм 70 миллион сум күләмендә грант бүлеп бирелде. Парк шәһәрлеләрнең яраткан урынына әверелде. Әмма бу матурлыкны бозарга омтылучы кешеләр дә бар.

6. Баулының 2нче мәктәбендә “Ел укучысы-2021” район конкурсы узды. Быел анда шәһәрдәге алты, авыллардагы өч мәктәптән дүртенче сыйныфта укучы тугыз бала катнашты.

7. Шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Баулы районы мәктәпләрендә шахмат зоналары ачыла.

8. Ярты гасыр бергә. Баулының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Гөлүсә һәм Маузир Вәлиевлар гаиләсе 50 ел бергә гомер итүләрен  бәйрәм итте.

9. Вәлиевләр гаиләсе белән төшерелгән “Пар балдаклар” тапшыруын тулысынча 30 апрель көнне кичке 19 сәгатьтә карарга мөмкин булачак. ..Хәбәрләр чыгарылышын алга таба дәвам итәбез. Баулылар Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулган көнне билгеләп үттеләр. Чара үзәк урамда – Фәнис Яруллин һәйкәле янында үтте. Шигьрият бәйрәмен “Баулы- информ” редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе һәм мәдәният йорты берлектә оештырды.

10.Ничә дистә еллар үтсә дә күңелдә калган Бөек ватан сугышы хәтирәләре онытырлык тугел диләр күпчелек тыл ветераннары. Дәшһәтле сугыш еллары Рәвия Насыйбуллинаның йөрәк түрендә уелып калган.

11. Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында якташыбыз, шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Татарның мәгърур акчарлагы” дип исемләнгән хәтер кичәсе булды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бавлинское телевидение