Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 27 гыйнвар 2022 ел

Яңа чыгарылышта "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар: 

1.Узган ел гына Баулыда яңа 23 автобус тукталышлары - павильоннар урнаштырылды. Аларның 20 се шәһәр башкарма комитеты хисабына, өчесе район башкарма комитеты “Имин юл хәрәкәте” программасы аша барлыкка килде. Әмма әлеге яңа тукталыш павильоннары утыргычларына зыян китерүчеләр дә бар. Ә алдагы елларда куелган тукталыш павильоннарының күбесе бөтенләй начар хәлдә.

2. Урманда яшәүче хайваннарны исәпкә алу Татарстан биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан тормышка ашырыла. Исәпкә алу ел саен 17 төр аучылык ресурсларына һәм аларның яшәү тирәлегенә дәүләт мониторингы кысаларында үткәрелә.

3. Хәбәрләр чыгарылышын авыл хуҗалыгы яңалыклары белән дәвам итәбез. Баулы районының авыл хуҗалыгы терлекчелек тармагы цифрлаштыру юлында. “Миңнуллин» крестьян- фермер хуҗалыгы базасында 2021 елның узган 12 аена терлекчелек эшенә йомгак ясау буенча семинар - киңәшмә узды. Семинар эшендә авыл хуҗалыклары җитәкчеләре, баш зоотехниклар, товарлыклы – сөтчелек фермалары мөдирләре, хуҗалыкларның баш ветеринария табиблары һәм башка белгечләр катнашты.

4. Соңгы берничә елда якын-тирә республикаларда һәм өлкәләрдә терлек асраучы хуҗалыкларда килеп чыккан йогышлы, куркыныч авырулар хакында еш ишетәбез. Шул уңайдан Баулыда терлек авыруларын профилактикалау мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә оештырылды. Очрашуга крестьян - фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы продукциясен сату һәм терлек сатып алу белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр, районның эчке эшләр министрлыгы бүлеге вәкилләре чакырылган иде.

5. Районның алдынгы хуҗалыкларыннан берсе “Берлек” хуҗалыгында төп эшче көчне яшьләр тәшкил итә. Бүгенге көндә яшь белгечләр бигрәк тә терлекчелек тармагында хезмәт куя.

6.”Берлек” хуҗалыгында хезмәт куючы яшьләр хакында тулырак махсус “Яшьләр- авыл киләчәге” проект кысаларында чыгачак тапшыруда карый аласыз. Ә хәзер башка темаларга күчәбез.

7. 27 гыйнвар -  Ленинград блокадасын өзү көне буларак билгеләнә. Бөек Ватан сугышы тарихындагы  иң драматик вакыйгаларның берсен  искә алу өче 1нче санлы мәктәпнең 8 сыйныф укучылары чакырылды. Укучылар “Блокада Ленинграда” дигән тарихи квестта катнашты. Элеге чараны Бөтенроссия җәмгыять хәрәкәтенең  “Җиңү волонтерлары” Баулы бүлекчәсе активистлары оештырды. 

8. Бүгенге көндә гадәти булмаган транспорт, техника, җайланмалар ясаучылар турында күп ишетәбез. Бигрәк тә авыл җирләрендә андый могҗиза- транспорт еш очрый. Исергәп авылында яшәүче Илгиз Дәүләтов та үз хуҗалыгында эшләшер өчен “ярдәмче- трактор” ясаган.

9.Һәр пәнҗешәмбе көнне районның ветераннар советы кул эшләре осталарын барлый. Бүген исә күрмәзәгә Кызылъяр, Исергәп, Новозареченск, Баулы шәһәре осталары килгән иде. Алар безнең белән үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Тулырак алдагы видеоязмада.

10. Без Баулы районында гомер итүче кул осталары хакында сюжетлар күрсәтүебезне дәвам итәбез. Алдагы язмабыз герое Илмира Вильданова. Ул картиналар чигү белән шөгыльләнә.

11.Күптөрле конкурслар, фестивальләр лауреаты, Парижда Гран-при яулаучы, «Минута славы» телевизион –шоуда катнашкан талантлы баулылы Ильяс Гәрәев якташлары өчен иҗатташ дуслары белән концерт куйды. Әлеге чарага Пушкин картасы ярдәмендә керергә мөмкинлек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ