Бавлы-информ

Бавлинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
БАВЛИНСКОЕ ТЕЛЕВИДЕНИЕ

"Хәбәрләр" - 25 март 2021 ел

Баулы телевидениесенең яңа чыгарылышында: "Хәбәрләр" тапшыруы.

Төп темалар:

- Баулыда мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган концерт узды. Тантаналы чарада Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов катнашты.

- Татарстан Республикасында язгы ташуга әзерләнәләр – бу турыда республиканың гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында хәбәр иттеләр. Әлеге эш безнең районда да тулы көченә бара.

- Ел башланды гына. Ә Баулы районында агымдагы елда гына да  4 юл-транспорт һәлакәте булган инде. Анда 3 кешенең гомере өзелгән, 6 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта Баулы районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссиянең киңәйтелгән утырышында сүз барды.

- Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыруның 42 яңа очрагы теркәлгән. Баулы районында авыруның яңа очраклары юк.

- Баулы районы белән чиктәш районнарда дуңгызлар арасында африка чумасы кабынуы теркәлгән. Әлмәт, Зәй, Алабуга районнарында АЧС белән зарарлану һәм карантинга ябылу очраклары ачыкланды.

- Татарстан президенты Рөстәм Минңеханов 2021 елны туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Районыбызда төрле милләт вәкилләре дус, тату яшиләр. Үз туган телләрен генә түгел татар телен дә үз иткән башка милләт халкы тирә-ягыбызда юк түгел. Шуларның берсе шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсендә хезмәт куйган Юрий Савельев.

- Шушы көннәрдә "Баулы-информ" мультимедиа редакциясе кунаклар кабул итте. Мәктәп яны лагерена йөрүче гимназиянең  башлангыч сыйныф укучылары экскурсиягә килделәр.

- Хәбәрләр чыгарылышын спорт яңалыклары белән дәвам итәбез. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр, тренажёр-машиналарда ярышып, аралашып алу ниятеннән, Баулының универсаль спорт залына җыелдылар, тренажёр-машиналарда активлыкларын камилләштерделәр.

- Районның мәгариф хезмәткәрләре Трехгорка базасында узган чаңгы ярышында катнаштылар. Тулырак киләсе сюжетыбызда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на телеграм-канал "Бавлы-информ"


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ